Accessibility links

Кайнар хәбәр

Архангельскида ФСБ бинасында шартлаудан соң террор гамәле турында җинаять эше ачылган


Террор гамәлен 17 яшьлек егет оештырган, ул үзе шартлауда һәлак булган, аның кем икәне ачыкланган дип хәбәр ителә.

Русиянең Тикшерү комитеты Архангельскида федераль иминлек хезмәте бинасы янында шартлауга бәйле теракт турында җинаять эше ачкан. Беренчел мәгълүматларга караганда, шартлау нәтиҗәсендә 17 яшьлек егет һәлак булган. Ул бинага кулдан ясалган шартлаткыч алып кергән диелә. Аның шәхесе ачыкланган, дип хәбәр ителә Тикшерү комитеты сайтында.

Элегрәк Террорга каршы дәүләт комитеты чәршәмбе иртәнге якта ФСБ бинасына кергән ир-ат сумкасыннан чыгарылган билгесез җайланма шартлау сәбәпле һәлак булган дип хәбәр иткән иде. ФСБның өч хезмәткәре яраланган.

Яшь егет видеокүзәтү камераларына эләккән. Аның фотосын Znak.com чыгарды.

Шартлауга берничә минут кала анархист рухлы Телеграм-чатта бу хакта Валерий Панов кушаматлы кеше хәбәр иткән. Шартлауны ул "ФСБ эшләрне ялганга коруы һәм кешеләрне җәзалауы" өчен оештыруын әйтә.

XS
SM
MD
LG