Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай "тәрбия үзәкләре" турындагы "гайбәткә" игътибар итмәскә чакыра


Кытай тышкы эшләр министры кешеләрне тоткарлаулар турындагы хәбәрләргә игътибар итмәскә чакыра. Моны ул Германия тышкы эшләр министрының "тәрбия бирү үзәкләрен" кабул итә алмыйбыз дигән сүзләренә җавап буларак әйтте.

Матбугат очрашуы вакытында Кытай тышкы эшләр министры Ван И "халык имеш-мимешләрне тыңларга тиеш түгел, чөнки Синҗан-Уйгыр автоном төбәге җитәкчелеге биредә ни булганын башкаларга караганда яхшырак аңлый", дип белдерде. Аның сүзләрен Reuters китерә.

Кытай җитәкчелеге гамәлләре халыкара җәмәгатьчелекнең террорчылык белән көрәштә кабул иткән карарлары белән килешенгән ди Ван И.

Моны ул Кытйга дүшәмбе эш сәфәре белән килгән Германия тышкы эшләр министры Һайко Маасның сүзләренә җавап буларак әйтте. Германия министры: "Ничек кенә булмасын, без тәрбия бирү үзәкләрен кабул итә алмыйбыз. Анда ниләр барганы турында дөрес фикер йөртер өчен үтәкүренмәлек кирәк", диде.

Элегрәк Синҗанга Британ дипломатлары да барган иде. Алар мөселманнарга тәрбия бирү үзәкләре турындагы мәгълүматны раслады. Британия тышкы эшләр министры Джереми Хант Кытайда күргәннәре турында ил парламентында чыгыш ясаганда сөйләде.

Рәсми Мәскәү Кытайда мөселмнарның эзәрлекләнү хәбәрләренә әлегә бер фикер дә белдерми.

Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кытайда, шул исәптән Синҗан-Уйгыр төбәгендә ислам дине тотучылар дискриминация сизми дип әйткән иде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә карата борчылу белдерде һәм дин кардәшләре өчен дога кылырга чакырды. "Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яралар һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә”, диде ул.

Соңгы айларда Кытайны Синҗан уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында хәбәрләр тарала башлады.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG