Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен Татарстан депутатлары халыктан качып тавыш бирә?


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы, архив фотосы

19 ноябрь Татарстан Дәүләт шурасының чираттагы 43нче утырышы ачыла. Көн тәртибенә 21 мәсьәлә чыгарыла. Соңгы биш елда Татарстан парламентында бер генә мәсьәлә дә исемләп тавыш бирү юлы белән кабул ителмәгән. Азатлык моның сәбәпләрен депутатлар һәм белгечләрдән белеште.

Татарстан Дәүләт шурасында мәсьәләләр ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителмәү – парламент өчен кыргыйлык, кыюсызлык һәм демократиянең булмавы дип бәяләнә. Гәрчә шура регламентында мондый мөмкинлек каралган. Утырышлар ачык юл белән тавыш бирелә диелсә дә, ул халык өчен яшерен булып кала.

Татарстан Дәүләт шурасы регламентында сессиядә канун проектлары, карарлар өчен тавыш бирү ачык һәм яшерен юл белән хәл ителә ала диелә. Регламентның 9нчы бүлегендә бу хакта акка кара белән язылган.

"...башка ысулы билгеләнмәгән булса... Дәүләт шурасы утырышында кагыйдә буларак электрон системны кулланып ачык тавыш бирү уздырыла", диелә 71нче маддәнең 4нче бүлегендә.

Бүген сессияләрдә күпчелек мәсьәләләр ачык тавыш бирү юлы белән карала. Шуңа өстәп исемләп тавыш бирү мөмкинлеге дә бар.

"Электрон системны кулланып ачык тавыш бирүне уздырганда депутат сессия секретариатына бирелә торган язма таләп белән исемле тавыш бирү нәтиҗәләре булган исемлекне алырга хокуклы", диелә шул ук 71нче маддәнең 5нче бүлегендә.

6нчы бүлектә болай язылган:

"Электрон системны кулланып исемле тавыш бирү режимында исемле тавыш бирү нәтиҗәләре тәэмин ителә, исемле тавыш бирү нәтиҗәләре булган исемлекләр билгеләнгән рәвештә төзелә һәм бастырыла, алар депутатларга җиткерелә".

"Сессиядә исемләп тавыш бирү тәкъдиме белән һәрбер депутат чыга ала. Регламент буенча, күпчелек риза булырга тиеш", дип ачыклык кертте Дәүләт шурасы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Азатлыкка.

Ягъни, регламентта исемләп тавыш бирү мөмкинлеге бар. Шул рәвешле кайсы депутатның нинди мәсьәләне хуплавын, йәки каршы булуын да аңларга булыр иде. Ләкин Татарстан парламенты тормышында бу бөтенләй кулланылмый диярлек. Депутатлар кайчан исемләп тавыш биргәнен искә төшерә алмады. Әмма Дәүләт шурасының рәсми сәхифәсендә 2014-2017 ел аралыгында мәсьәләләр исемләп тавыш бирү юлы белән үтмәгән диелә. Бәлкем, инде дистә еллар бу демократик ысул кулланылмыйдыр да. Бер сүз белән әйткәндә, тавыш бирү ачык диеп язылган булса да, чынлыкта, бу кәгазьдә генә кала. Халык сайлап куйган вәкилләрнең кем мәнфәгатен кайгыртканы җиде кат пәрдә артында.

Марат Галиев: "Яхшымы, начармы – миңа барыбер"

Татарстан Дәүләт шурасының иң өлкән депутаты, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев исемләп тавыш бирү парламентта кулланылмавына аптырамый. Татарстан Дәүләт шурасында демократик, фикер төрлелеге булмауны күрсәтәме дигән сорауга ул болай дип җавап кайтарды:

Марат Галиев
Марат Галиев

"Бездә күптәннән каршылыклар булганы юк. Яхшымы, начармы бу – миңа барыбер. Ә сезгә нинди аерма? Бер-ике кеше каршы тавыш бирде ди. Нигездә, коммунистлар каршы. Без моңа игътибар да итмибез. Канун кабул ителдеме – шуның белән бетте", дип җавап бирде Марат Галиев Азатлыкка.

Марат Галиев сәяси системның, күпфиркалек булмауны таный. Шуңа да ул Көнбатыштагы кебек ачык тавыш бирүнең мәгънәсе юк дип саный.

"Америкада шулай. Сенатор, конгресс вәкиле ничек тавыш биргәне басылып чыга. Чөнки анда ике фиркале систем. Ә бездә бернинди аерма юк", ди депутат.

"Күпчелек сорауларга тавыш бирү ачык рәвештә бара. Мәнфәгатьләр бәрелеше булган очракта яшерен тавыш бирергә мөмкин. Регламент моны да күзаллый", дип сөйләде Марат Галиев.

КПРФ: "Тәкъдим иттек. Үткәрмәделәр"

Татарстан Дәүләт шурасында үзләрен оппозициядә дип санаучы КПРФның өч депутаты утыра. "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары фикерен фаш итәр өчен коммунистларга яхшы мөмкинлек бу. Ләкин кызыллар, бүгенге сәяси вазгыятьтә исемләп тавыш бирүне үткәрү мөмкин эш түгел, ди.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

"КПРФның исемләп тавыш бирүне тәкъдим иткәне бар. Үткәрмәделәр. Кайсы мәсьәлә икәнен хәтерләмим. Бу депутатларның позициясен белергә мөмкинлек бирә. Ләкин без бит кем идарә иткәнен беләбез. "Президиум әгъзалары, комитет рәисен сайлаганда, премьер-министр, аның урынбасарларын билгеләгәндә исемләп тавыш бирәләр", диде Дәүләт шурасы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Хоменко: "Кыюсызлык һәм җаваплылыктан качу"

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

"Исемләп тавыш бирмәү Дәүләт шурасының кыюсыз булуын күрсәтә. Исемләп тавыш бирү – ул гаделлек. Кешеләрнең үз фикерләре өчен ахыргача торуын күрсәтә. Ә үз позицияләрен кыю җиткерергә әзер булмаучылар өчен бу уңайлы түгел. Аноним тавыш бирү һәрвакытта җиңел. Сине моның өчен беркем сүкмәячәк", диде Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко Азатлыкка.

"Ни өчен Дәүләт шурасы бу мөмкинлекне файдаланмый?" дигән сорауга Хоменко болай диде:

"Бу парламентның кыюсыз булуын, үзенә ышанмавын күрсәтә. Үз фикерләрен әйтергә кыюлыклары җитми. Исемләп тавыш биргәндә кешеләр депутаттан "ни өчен болай тавыш бирдең?" сорый ала. Аңа җавап бирергә туры килә. Шуңа да аноним эш итү җаваплылыктан качу була", диде Хоменко.

Фәндәс Сафиуллин: "Парламент кыргыйлык юлын сайлады"

Татарстан парламенты тарихында исемләп тавыш бирү 90нчы елларда актив күзәтелгән. Моны белгечләр иң демократик чор дип бәяли. "1990 елда сайланган Татарстанның Югары шурасы депутатлары төп мәсьәләләргә исемләп тавыш бирде. Исемләп тавыш бирү нәтиҗәсендә генә суверенитет декларациясе кабул ителде. Хәтта безнең оппозицион партия вәкилләре дә аңа каршы тавыш бирергә батырчылык итмәде. Исемләп тавыш бирү юлы белән 1994 елның 20 июлендә милли университет булдыру турындагы карарны үткәреп булды. Ике көн бәхәсләшкән соң өч тавыш өстенлек белән университет ачу мәсьәләсен кабул итеп булды. Телләр, гражданлык мәсьәләсендә дә шул ысул файдаланылды", дип искә алды Русия һәм Татарстан парламентларының элекке депутаты​ Фәндәс Сафиуллин.

Фәндәс Сафиуллин: "Татарстан парламенты кыргыйлык юлын сайлады"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:16 0:00

Фәндәс Сафиуллин 90нчы еллар белән бүгенге көнне чагыштырганда "парламент кыргыйлык юлын алды", ди.

"Бүген Татарстанда исемләп тавыш бирү тыелган дип әйтер идем. Бу башка төбәкләрдә, илләрдә бармы икән? Русия думасында да юк мондый әйбер. Бүген берәр депутат исемләп тавыш бирү тәкъдимен кертсә, залда кычкыру башлана. "Шантаж, куркыту бу" дигән сүзләр президиум өстәленнән яңгырый. Бу парламент өчен – кыргыйлык. Дөньяда мондый норма юк.

Безнең депутатлар халыктан качып тавыш бирүне өстен күрә

Безнең депутатлар халыктан качып тавыш бирүне өстен күрә. Русия думасында тәнәфесне озынайту мәсьәләсе дә исемләп хәл ителә. Дәүләт серенә багышланган сорау булмаса. Өч минут эчендә электрон бүлмәдән нәтиҗәләрне алып, газетларга бирә алабыз. Шунысы оят, Дәүләт шурасында оппозиция – КПРФ вәкилләре бар. Ничек алар риза булып утыра? Мин моңа гаҗәпләнеп туя алмыйм. Димәк, алар халык вәкилләре түгел. Алар хакимият вәкилләре. Шуңа куркалар алар", ди Фәндәс Сафиуллин.

Исемләп тавыш бирү – парламентның ачык булуын, ә халыкның кем өчен тавыш биргәнен күрсәтә алыр иде. Фәндәс Сафиуллин Татарстан Дәүләт шурасының яшерен ысул белән эш итүендә парламент җитәкчелеген гаепли.

"Исемләп тавыш бирү генә җитми. Аны халыкка тарату да кирәк. Нәтиҗәләрне аласың, матбугатка бирәсең. Шул рәвешле халык кемне сайлаганын белеп тора. Бүген халык кемне сайлаганын белми. Пенсия реформасын якладылармы-юкмы – болар яшерелә. Бу президентның түгел, ә парламент җитәкчелегенең сәясәте", дип сөйләде Фәндәс Сафиуллин Азатлыкка.

"Яблоко" фиркасе: "Татарстанда демократия юк"

"Яблоко" демократик партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин бүгенге парламентта исемләп тавыш бирүнең мәгънәсен күрми.

Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

"Дәүләт шурасы бер партиядән генә тора диярлек. Анда өч коммунист бар. Чынлыкта алар "Бердәм Русия"нең бер канаты. Бер депутатның да исемләп тавыш бирүне тәкъдим иткәне юк дип беләм. Ә болай депутатның фикерен белеп, һәм моны сайлау алды көрәшендә файдаланырга мөмкин булыр иде.

Бу Татарстанда демократия булмауның күрсәткече. Парламентта бер фирка барысын да хәл итеп утыра. Исемләп тавыш бирүне тәкъдим итәрлек фиркаләр юк анда", диде "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин Азатлык хәбәрчесенә.

фикерләр (13)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG