Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе Гавриленко-Зыятдинованы сак астында калдырды


Ольга Гавриленко-Зыятдинова
Ольга Гавриленко-Зыятдинова

Бүген Татарстан югары мәхкәмәсе шундый карар чыгарды.

Татарстан югары мәхкәмәсе 20 ноябрьдә Ольга Гавриленко-Зыятдинованың мөрәҗәгатен карап канәгатьләндерүдән баш тартты. Ул үзен 2019 елның 8 гыйнварына кадәр сак астында калдыру турында Казанның Совет районы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарырга теләгән иде. Бу турыда “Idel.Реалии"га Татарстан югары мәхкәмәсенең матбугат хезмәте белдергән.

Совет районы мәхкәмәсе Гавриленконы бу елның 25 апрелендә сак астына алу карары чыгарды. “КоммерсантЪ-Казань" язуынча, аның өендә уздырылган тентүдә балигъ булмаган баласы алдында ире белән җенси мөнәсәбәткә керүе видеолары белән төрле мобиль электрон җиһазлар табылган булган. Гавриленкога 132нче маддә (җенси көч куллану) һәм 135нче маддә (җенси азгынлык гамәлләре) нигезендә җинаять эше ачылды.

Моннан тыш Гавриленко ВКонтакте социаль челтәрендә татарларны мыскыллаучы сүзләр өчен җинаять кодексының 282-нче маддәсе (экстремизм) нигезендә дә гаепләнә. Лингвистик экспертиза аның язмасы милләтара низаг чыгара дип бәяләде. Гавриленко ВКонтактедагы ул сүзләрне үзе түгел, ә улы язганлыгын белдерде.

Октябрь ахырында Гавриленкога карата экстремизм гаепләве белән тагын бер җинаять эше ачылуы мәгълүм булды. ProKazan язуынча, ул Казанның 2-нче изоляторы бүлмәсендә һәм һава суларга чыккач берничә мәртәбә татарларны мыскыллаучы сүзләр әйтеп милләтара нәфрәт тараткан.

Казанда татар теленә каршы актив көрәшүче Гавриленко улының "татар телен өйрәнергә мәҗбүр ителүе нәтиҗәсендә килгән зыян" өчен мәхкәмә аша 3 млн сумга якын компенсация таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG