Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп Мексикадан АКШка мөһаҗирләр агымын туктауны сорый


Үзәк Америкадан АКШка баручы мөһаҗирләр
Үзәк Америкадан АКШка баручы мөһаҗирләр

Трамп фикеренчә, Мексика һәм Үзәк Америка илләре шулай итеп кирәкмәгән кешеләрдән арынмакчы һәм аларны АКШка ташламакчы.

АКШ президенты Дональд Трамп Мексика һәм Үзәк Америка илләрен АКШка юнәлүче мөһаҗирләр агымын туктатуны сорады.

"Мексика мөһаҗирләр кәрванын безнең көньяк чикләргә килеп җиткәнче туктатса һәм ул кәрваннарны булдыруга юк куймаса, бик акыллы булыр иде. Алар өчен бу - кайбер кешеләрдән арыну һәм АКШка ташлау. Моннан ары алай булмаячак", дип язды Трамп Twitter-да.

Якшәмбе Мексиканың Тихуану шәһәрендә кәрванның 500ләп кешесе АКШ чикләрендәге корылмаларны җимерергә маташты. Бу хакта АКШ эчке иминлек министры Кристьен Нильсен хәбәр итте. Моңа кадәр качаклар тыныч демонстрация уздырган.

Мексика полициясе халык агымын туктата алмаган. АКШ чик хезмәте вәкилләре күз яше чыгара торган газ кулланган. Мөһаҗирләргә ярдәм итү хәрәкәте активистлары белдерүенчә, бер бала һәлак булган. Бу мәгълүмат әлегә рәсми рәвештә расланмады.

Мексика җитәкчелеге канунсыз һәм көч кулланып Америка чиген узарга омтылган 500ләп кешене депортацияләргә җыенулары турында белдерде.

АКШ чигендә урнашкан Тихуану шәһәрендә биш меңләп мөһаҗир бар. Шәһәр хакимиятләре бу уңайдан "һуманитар кризис" турында белдерә. Качакларның күпчелеге Һондурас, Гватемала һәм Сальвадордан килгән.

Президент Дональд Трамп белдерүенчә, сыену сораучыларның мөрәҗәгате мәхкәмә тарафыннан хупланган очракта, алар АКШка керә алачак. "Югыйсә, "тотылдың-тоткарлан" кырыс сәясәте кулланылачак. Бернинди дә "җибәр" дигән сүзләр булмаячак", дип язды Трамп Twitter-да

XS
SM
MD
LG