Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Төркиядән Русия корабларына Босфор бугазын ябуны сорамакчы


Русиянең "Адмирал Эссен" фрегаты Босфор бугазында
Русиянең "Адмирал Эссен" фрегаты Босфор бугазында

Украина Төркиядән Русия хәрби корабларына Босфор бугазын ябуны сорап мөрәҗәгать итәргә тели.

Мөрәҗәгать Керич бугазында Русия тарафыннан украин корабларын тоткарлау белән бәйле. Бу хакта Украина хәрби диңгез көчләре башлыгы Игорь Воронченко белдерде. Киев Керич бугазындагы хәлне агрессия дип атый.

Украина президенты Петр Порошенко Bild​ газетына интервьюда Киев НАТО илләрен Азак диңгезенә хәрби кораблар җибәрүен сораячак дип тә әйтте. Порошенко сүзләренчә, Русия гамәлләренең максаты - Кырым һәм Донбасстан соң Украинаның тагын бер өлешен бүлеп алу. "Путин аңлаган бердәнбер тел - ул Көнбатыш дөньясының фикердәшлеге", ди Порошенко.

Кара диңгез һәм Урта диңгезне тоташтыручы Босфор һәм Дарданелла бугазларының хокукый тәртибе Монтре конвенциясе белән көйләнә.

  • Анда Төркия бугазлар аша Кара диңгез буендагы илләрнең хәрби корабларын уздырырга мәҗбүр диелә. Русия Кара диңгез флотының Сүрия кампаниясендә катнашучы кораблары әлеге бугазлардан берничә тапкыр узды.
  • Кара диңгез буенда урнашмаган дәүләтләр (Төркия, Болгария һәм Румыниядән тыш НАТОга кергән барлык илләр) өчен бугазлар аша чыгуда җитди чикләүләр кертелгән. Әлеге корабларның гомум авырлыгы 30 мең тоннадан артмаска тиеш, ә Кара диңгез акваториясендә алар 21 көннән артык тора алмый.
  • Конвенциядә Төркия сугыш вакытында бугазларны теләсә кайсы сугышучы дәүләт өчен яба ала диелә. Русия катышкан сугыш турында рәсми белдерү әле юк.
  • Моннан тыш, Төркия үзенә агрессия яный дип санаган очракта да бугазларны ябып куя ала.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган пәнҗешәмбе белдерүенчә, Төркия Киев белән Мәскәү арасында низагны хәл итүдә арадашчы ролен үтәргә мөмкин.

Чәршәмбе Эрдоган Петр Порошенко һәм Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән. Ул шулай ук Керич бугазындагы хәлләрнең кискенләшүе турында Путин белән Аргентинада, "Зур егермелек" кысаларында да сөйләшү булачак диде.

XS
SM
MD
LG