Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катар ОПЕК килешүеннән чыгу турында игълан итте


Катар әмире

Катар энергетика министры сүзләренчә, бу илнең халыкара мәйданда ролен күтәрү өчен кирәк.

Катар 2019 елның 1 гыйнварыннан нефть экспортлаучы илләр оешмасы ОПЕКтан чыгачак. Бу хакта дүшәмбе илнең яңа энергетика министры Саад әл-Кааби игълан итте.

Аның сүзләренчә, оешмага Катарның планнары турында хәбәр ителгән. Министр бу халыкара мәйданда илнең ролен күтәрү өчен кирәк диде.

Әлегә оешмага 15 ил керә. Андагы иң күп нефть экспортлаучы ил - Согуд Гарәбстаны. Русия ОПЕКта күзәтүче ил буларак кына катнаша. Узган ел Катар белән Согуд Гарәбстаны арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләште. Эр-Рияд Доһа белән элемтәләрне өзде.

Аргентинада узган "Зур егермелек" кысаларында Русия белән Согуд Гарәбстаны нефть чыгару күләмен чикләү турындагы "ОПЕК+" килешүен озайтырга карар итте. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин согуд шаһзадәсе Мөхәммәт белән очрашудан соң хәбәр итте. Әлеге белдерүдән соң Катар ОПЕКтан чыгарга карар кылган.

XS
SM
MD
LG