Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Азак диңгезендә украин портларын өлешчә ачты


Мариуполь порты
Мариуполь порты

Украин портларын ачу "бердәм һәм каты халыкара реакция" нәтиҗәсендә ирешелде диелә.

Русия Азак диңгезендәге украин портларын өлешчә ачты. Бу хакта Украинаның инфраструктура министры Владимир Омелян хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Керич бугазы аша Бердянски һәм Мариуполь портларына таба кораблар йөрүе күзәтелә. Аларны Русия ягы элеккечә туктата, карап чыга ди министр. Ул шулай ук Азак диңгезенә керүне 17 кораб, Кара диңгезгә чыгуны бер кораб көтә дип белдерде. Тагын тугыз кораб портлардагы причалда тора.

Украин портларын ачуга аерым алганда "бердәм һәм каты халыкара реакция" нәтиҗәсендә ирешелде ди Омелян һәм якын көннәрдә портлар тулысынча ачылыр, ә киләсе адым украин диңгезчеләрен азат итү булыр дип өметләнә.

Элегрәк Украина президенты Петр Порошенко Киев БМОның Халыкара мәхкәмәсенә шикаять әзерли дип белдергән иде. Мәхкәмәдән Русиянең Керич бугазындагы агрессиясен тануны таләп ителә. Украин диңгезчеләрен кайтару һәм Русия агрессиясен тану өчен "бөтен дөньяның көчен берләштерергә кирәк", диде Порошенко.

Кырым ярларында Русия чик сакчылары тоткарлаган 24 диңгезче 25 гыйнварга кадәр сак астына алынды. Аларга дәүләт чиген канунсыз кичү турында гаепләү белдерелде. Әлеге маддә нигезендә алты елга кадәр төрмә җәзасы каралган.

Мәскәүдәге "Лефортово" изоляторына 21 диңгезче китерелде. Тагын өч диңгезче "Матросская тишина" хастаханәсендә ята, алар яралы.

25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.

Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

XS
SM
MD
LG