Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пашинян блогы Әрмәнстан парламенты сайлавында җиңде


Никола Пашинян
Никола Пашинян

Әрмәнстан премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Никола Пашинянның "Минем адымым" блогы парламент сайлавында җиңде.

Узган якшәмбе Әрмәнстанда вакытыннан алда парламент сайлавы узды. Анда 70 проценттан артык тавыш белән "Минем адымым" блогы җиңде. Бу хакта Әрмәнстанның Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Парламентка шулай ук "Чәчәк атучы Әрмәнстан" (8 процент) һәм "Мәгърифәтле Әрмәнстан" (6 процегнт) фиркаләре дә узды.

Әрмәнстанның элекке хакимияттә булган Республика фиркасе биш процентлы киртәне уза алмады, 4,7 процент белән ул парламентка керми.

Сайлауда тугыз фирка һәм ике сайлау алды блогы катнашты. Барлык сайлаучыларның 48,6 проценты тавыш бирү бүлкеләренә килгән.

Пашинян Әрмәнстан хөкүмәтен май аенда протест чараларыннан соң җитәкләде. Октябрь уртасында ул вазифасыннан китте. Ноябрь башында Әрмәнстан президенты парламентны таратты һәм чираттан тыш сайлаулар турында фәрман имзалады. Бу кануннар чыгару җыены Пашинян намзәтен премьер вазифасына сайлаудан ике тапкыр баш тартканнан соң булды.

Пашинян хөкүмәтне җитәкләгән вакыт эчендә илдәге бөтен губераторларны алыштырып бетерде, коррупциягә каршы көрәш кампаниясен башлады һәм салым керемнәрен арттыруга иреште.

Пашинян тарафдарлары ул парламентны контрольгә алганнан соң Әрмәнстанда реформалар уздыра алыр дип ышана.

XS
SM
MD
LG