Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Биюдә татарның гаярьлеген күрәсе килә"


Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа програмын тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:36 0:00

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Камал театрында "Халкыбызның мирасы" дигән яңа програмын тәкъдим итте. Анда яңа вокаль әсәрләр, заманча бию үрнәкләре һәм тамашачы яратып өлгергән чыгышлар да күрсәтелде.

Башка елларда ансамбль опера һәм балет театрында чыгыш ясый иде. Быел Камалга (12 декабрь) һәм Ленин исемендәге мәдәният сараена (14 декабрь) күчерүне опера театрында төзекләндерү эшләре башлану белән аңлаттылар.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов Камалда чыгыш ясау безгә куаныч диде һәм татар биюе үзенчәлекләре турында сөйләде.

Айрат Хәмитов
Айрат Хәмитов

"Ансамбль иҗатта яши, татарның рухын дөнья күләмендә таныта. Бүгенге концертның Камал театрында үтүе үзем өчен дә куаныч. Татар театрында татар биюен күрсәтеп, ветераннарны хөрмәтлисе килгән иде. Җыр һәм бию ансамбле 1937 елдан бирле эшләп килә, үзенең тарихы, ныклы нигезе бар. Бездә бик күп шәхесләр эшләгән. Шулар арасында данлыклы җырчыларның берсе – Разыя Тимерханова. Ул беренче профессионал җырчы, аңа багышлап бик күп композиторлар җыр язган. Без аның 100 еллыгын шушы театрда билгеләп үтәргә теләдек. Һәм үземнең иң яраткан, милли җанлы хезмәттәшем Венера Гәрәеваның 75 яшьлеген дә шушында билгелисе килде.

Егетләрнең хәрәкәтен киңәйттек, егетлек, гаярьлеккә басым ясадык

Бию үзенчәлекләренә килсәк, татар хореографиясе заманында консерватив булды. Бүген исә безгә үзгәрү мөмнкинлеге бар. Мин бик еш тарихка мөрәҗәгать итәм. Бию әзерләгәндә дә, җырларда да, режиссер буларак та тарихи әсәрләр өйрәнәм. Морзаларны гына алыйк. Аларның да бит үзләренә генә хас биюләре булган. Без хәтта тарихи-көндәлек биюләр циклын әзерләдек. Егетләрнең хәрәкәтен киңәйттек, егетлек, гаярьлеккә басым ясадык. Кызларның тезмәләрен тагын да нәфисләндердек. Диапазоныбыз киң безнең. Бүген тарихи әсәр әзерләргә мөмкинлекләр бар", диде Хәмитов.

Концертның беренче бүлегендә элекке композицияләр күрсәтелде. Ансамбль үз тарихын сөйләде, беренче солисты Разия Тимерханова тууга 100 ел һәм ансамбльнең сәнгать җитәкчеләренең берсе, композитор Әзһәр Абдуллин тууга 95 ел булуны билгеләп үтте. Бу өлештә "Сакмар су", "Әллүки", "Эрбет", "Кара урман", "Чалыштыру" һәм башка танылган әсәрләр яңгырады. Залда ансамбль ветераннары күп иде. Алар һәрбер чыгышны алкышлар белән каршы алды.

Бу өлештә видеосюжетлар да күрсәтелде. Опера театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әнисе Разия апа турында сөйләде, ветераннар гастрольгә чыгып киткәч, ачлыктан бөтен киемнәрен сатып бетергәннәрен искә алды.

Икенче бүлек яңа әсәрләрдән төзелгән иде. Ансамбль балетмейстеры Раилә Гарипова әйткәнчә, бу юлы алар татар фольклорының аерым тарихи чоры яки географиясенә мөрәҗәгать итмәгән, ә татар биюен модерн элементлары белән тәкъдим итәргә булган. "Юллык" (Хәлил Ишбердин хореографиясе), "Яңа Казан", "Ялово авыл көе", "Татарлар" (татарларның төрле этнографик төркемнәре биюләре), Ләйсән Хәмитова куелышындагы "Дуслык" вокаль-хореографик сюиты (төрле халыклар иҗатын күрсәтүче чыгыш) кебек чыгышлар шундыйлардан. Гарипова мондый биюләрне ничек әзерләүләре турында сөйләде.

Раилә Гарипова
Раилә Гарипова

"Татар биюе дигәндә, безнең иң зур бурычыбыз – традицияне саклап, аны халыкка җиткерү. Фольклор җәһәтеннән без бик күп эзләнәбез, бик күп йөрибез. Себер, Әстерхан, Пермь татарлары биюләрен өйрәнеп, заманчалаштырып сәхнәгә чыгарабыз. Ел саен "Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә эшлим, аннан бик күп материал алып кайтам. Менә хәзер Урал татарлары биюен куеп ятам. Ульян татарлары биюе дә үзенчәлекле һәм фольклорга бай. Аны да әзерлим. Болар әле бу програмга кермәде, Уфа татарлары биюен генә өлгерттек. Ансамль хормейтеры Венера Гәрәевага 75 яшь тулды. Без аңа багышлап "Чулпыларым" дигән бию әзерләдек. Әлбәттә биюләр җәһәтеннән эзләнәбез, булганнарын стильләштерәбез. Бу – татар биюен яңача кую. Яңача кую дигәннән, музыкаль җитәкчебез Радик Сәлимов белән эшлибез. Популяр биюебез "Көмеш беләзек"не, "Татар язы"н аның белән куйдык.

Хәзер туйларда гармунга биегән кешеләр бик сирәк

Бу юлы да матур композицияләр бар. Борынгы татар кызлары биюе чын фольклорга таянып эшләнде. Шул ук вакытта биюне бер генә як белән күрсәтергә ярамый. Шуңа шул ук борманы төрлечә күрсәтәбез. Ләкин чалыштыру кала, биюләрдә бөтен татар хәрәкәтләре кала, бары тик байый гына. Камилләшергә, ләкин татар биюен бозып ташламаска дип эшлибез. Моның өчен гел күзәтергә кирәк. Туйларда да кызыклы бию булса, язып ала идем. Тик хәзер туйларда гармунга биегән кешеләр бик сирәк. Алай да, авылларда үзенчәлекле биюләрне табып була әле. Мәсәлән, "Чабата биюе"н Балтач районы Сасна авылыннан алып кайттым. "Ярмәк" Самарның "Ак каен" төркеменнән алынды. Фольклорны саклаучы менә шушындый төркемнәргә рәхмәтем зур. Төрле милләт биюләрен өйрәнәбез, татар халык биюләре репертуарның 80 процентын тәшкил итә", диде балетмейстер Гарипова.

Тамашачы концертны ничек кабул итте?

Рөстәм Гыйлфанов
Рөстәм Гыйлфанов

Татар дәүләт фольклор ансамбле солисты Рөстәм Гыйлфанов бу юлы програмда динамикалы, үзенчәлекле биюләрнең күплегенә игътибар иткән: "Без кечкенәдән шушы ансамбльне карап үстек. Хәзер инде аның үсеше күзгә күренеп тора. Динамикалы, заманча биюләр күбәйде. Үзем фольклор ансамблендә эшләгәч, миңа бигрәк тә этник төркемнәрнең биюләре кызыклы. Сәхнәдә менә шундый үзенчәлекле биюләрне күбрәк күрәсем килә".

Камал театры артисты Хәлим Җәләй исә биюдә татарның горурлыгын, батырлыгын күрергә тели.

Хәлим Җәләй
Хәлим Җәләй

"Бию тормышыбызны, гореф-гадәтләребезне чагылдыруның бер төре ул. Ансамбльне еш карыйм. Миңа аның чыгышлары ошый. Соңгы вакытта гаярь биюләре күбәйде. Чабаталы биюләр арытты, чөнки. Аны юмористик номер итеп кертергә ярый, ләкин артыкка китмәсен. Биюдә татар горурлыгын күрәсем килә. Бездә күбрәк эш коралы кулланыла, яугирләрне тасвирлаган кораллы биюләр дә булсын иде", ди күренекле артист.

XS
SM
MD
LG