Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сәяси сыену бирүдә чикләүләрне гамәлдән чыгарды


Владимир Путин
Владимир Путин

Яңа фәрманга ярашлы, "кеше хокукларын яклау өлкәсендә үсеш алган демократик институтлары" булган илләр вәкилләренә дә сыену бирелергә мөмкин.

Русия президенты Владимир Путин чит ил кешеләренә сәяси сыену бирүдә чикләүләрне гамәлдән чыгаручы фәрман имзалады.

Үз ватаннарында Русиядә дә җинаять дип танылган гамәлләр өчен эзәрлекләнүчеләргә, Русиядә хөкем ителгән яки тикшерү барган кешеләргә, ике ватандашлыгы булучыларга карата чикләүләр искергән дип танылды.

Яңа фәрманга ярашлы, "кеше хокукларын яклау өлкәсендә үсеш алган демократик институтлары" булган илләр вәкилләренә дә сыену бирелергә мөмкин.

Моннан тыш, үз иленә икътисади сәбәпләр, ачлык, эпидемияләр яки табигый һәм техноген казалар аркасында кайта алмаучылар яки кайтырга теләмәүчеләр сәяси сыену сорый алачак.

Кремль матбугат үзәге хәбәрендә әйтелүенчә, сәяси сыену бирү карары дәүләт мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәр конкрет очракта һәр кеше өчен аерым кабул ителәчәк.

18 декабрь Русия думасы "Ватандашлык турындагы" канунга үзгәрешләр кабул итте. Әлеге үзгәрешләр кайбер чит ил кешеләренә Русия паспортын гадиләштерелгән тәртиптә алу мөмкинлеге бирә. Беренче чиратта канун өлгесе Украина качакларына Русия ватандашлыгы алу мәсьәләсендә ярдәм итәр диелә.

XS
SM
MD
LG