Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан бюджеты 20 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде


2019 елга Башкортстан бюджеты 20 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Быелгы бюджет 4,9 млрд сумлык профицит белән үтәлер дип фаразлана.

Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары 20 декабрь пленар утырышта 2019 елга республика бюджетын кабул итте. Киләсе елда Башкортстан бюджетеның кереме 175,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Ул беренче укылыштагы белән чагыштырганда, 3,4 миллиард сумга күбрәк. Бюджет чыгымнары 195,6 миллиард сум булачак. Дефицит - 20 миллиард сум, аны элекке елларда тупланган акча исәбенә каплау күзаллана дип хәбәр итә "Башинформ".

2010 һәм 2021 елларда бюджет параметлары үзгәрешсез кала: керемнәр - 167,5 миллиард сум һәм 174,3 миллиард сум, чыгымнар 187,5 миллиард сум һәм 187,3 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Бюджет чыгымнарының өчтән ике өлеше социаль өлкәгә юнәлтелә диелә. Милли проектларны тормышка ашыруга өстенлек бирелә. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакын күтәрүгә чыгымнар арттырылган.

2019 елда икътисадка һәм торак-коммуналь хуҗалыкка 45 миллиард сум, гомум дәүләт мәсьәләләренә - 11,4, бюджетара трансфертларга - 9,4, дәүләт иминлегенә һәм хокук саклау эшчәнлегенә бер миллиард сум юнәлтү күзаллана.

Башкортстанның 2018 елгы бюджет 4,9 млрд сумлык профицит белән үтәлер дип фаразлана.

Татарстан бюджеты киләсе елга 4,1 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

XS
SM
MD
LG