Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 йомгаклары: эстрада җәнҗаллары


2018 елнең иң популяр җырчылары - Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей
2018 елнең иң популяр җырчылары - Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей

2018 елда татар җыр сәхнәсендә игътибар җәлеп иткән, шау-шу, җәнҗал чыгарган вакыйгаларны, үзара рәнҗешүләрне барладык.

2018 ел Салават Фәтхетдиновның туган көне белән башланды. Ул үзенең 58 яшен дә Казанның филармония залында, сәхнәдә үткәрде. Анда җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватны "патша" дип атады.

"Салават Зәкиевич – патша! Салават – безнең өчен барысы да! Ул халыкчан, ялганлый белми, туры бәреп әйтә, шуңа да аны яраталар", диде Илсөя ханым. Шушы туган көн концертында Камал театры артисты Равил Шәрәфиев базарда Салаватка бүләк итәрдәй чәчәк бәйләмен тапмадым дип бер мең тәңкә акча тоттырды.

Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

Августта Салават 30нчы тамашасын Камал театрында җыйды. "Күңел көзгесе" дигән програмында ул ачыктан-ачык татар теле проблемнарын атады, телне саклауга, милли хисләргә багышлап чыгышлар ясады. Әлеге програм белән ел дәвамында Татарстан районнарында йөреп декабрьдә Мәскәү белән тәмамлады. "Республика хөкүмәте минем "Күңел көзгесе" концертымны дәреслек итеп алып һәр районда күрсәттерсә, татар телен үстерү өчен менә дигән адым булыр иде", диде Салават безнең хәбәрче белән сөйләшкәндә.

Данир Сабиров
Данир Сабиров

Остазыннан күреп, популяр юмор остасы Данир Сабиров та 2018 елгы тамашаларында татар теле мәсьәләсен күтәрде, "Тел өчен көрәшергә түгел, тел өчен сөйләшергә кирәк" дип белдерде. Азатлыкка моны үзенчә аңлатып, сүзләренә дәлил буларак балаларын махсус татарча сөйләшергә өйрәтүен әйтте.

​Апрельдә татар-башкорт дөньясында яңалык булган "Дуслык күпере" татар-башкорт җыр фестивале старт алды. Аның гала-концерты Казанда шул ук "Пирамида" концертлар залында узды.

25 август Камал театры бинасында "Татар моңы" халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының 10 еллык юбилее үтте.

Шәмсия Җиһангирова
Шәмсия Җиһангирова

"Катнашалар, җиңәләр, таралышалар... Фестивальдә катнашып, җиңү яулаган, киләчәге өметле яшьләрне эзлекле кайгырту аксый. "Татар моңы" башка бәйге-фестивальләрдән үз йөзе белән аерылып тора дип кистереп әйтә алмыйм", диде шагыйрә Шәмсия Җиһангирова.

2 ноябрь җырчы Лилия Хәйруллина моңарчы татар эстрадасында бер җырчы да күрсәтмәгән "Мин Үзгәрдем SHOW" концертын куйды. Үзенчәлеге – моңарчы татар эстрадасында булмаган формат – клуб форматында соло концерт куйды. Танылып килүче рэп башкаручы Альберт Нурминский да Лилия белән җыр башкарды. Моннан берничә ел элек президент Рөстәм Миңнеханов та татар эстрадасының аяныч хәлен күреп, үзгәрергә кушкан иде. Аның сүзләре Лилиягә үзгәрергә этәргеч биргән.

Лилия Хәйруллина
Лилия Хәйруллина

"Уйланырлык сүзләр әйтте ул. Дөньяга карашым, иҗатка карата фикерем үзгәрде. Үзгәрү өчен җитди сәбәпләр булмады, барысы да яхшы. Бертөрлелек туйдырды", дип башкаларныкына охшамаган шоу-програмы белән Лилия татар эстрадасына яңа сулыш өрүгә бер адым ясады.

1 декабрьдә шагыйрә, җырлар авторы Ләйлә Дәүләтова "Адәм белән Һава" тапшыруы йолдызларын "Пирамида" сәхнәсенә җыеп, җанлы концерт үткәрде. Бу көнне кичәнең төп каһарманы – Русия армиясендә хезмәт иткәндә аяксыз калган спортчы, блогер Рөстәм Нәбиев булды. Концертта Дәүләтова Рөстәмнең хатыны Индирага Казанның "Алмаз" ювелир заводында җитештерелгән 27 гәүһәрле алтын йөзек бүләк итте.

Шул ук кичтә Казаннның "Татнефть-Арена" стадионында 9 мең тамашачы катнашында "Элвин Грей" лейблының туган көне концерты узды

Концерттан соң "Ак Барс" клубы хоккейчысы җырчыны "Татнефть-Арена" бозын бозуда гаепләде. "Хәзер бу бозда уйнап булмый, комда йөгереп йөргән кебек", дип зарланды хоккейчы Артем Лукоянов мәгълүмат чаралары аша.

8 декабрьдә "Пирамида"да "Болгар радиосы"ның VI милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды. Барлыгы 34 җырчы "Алтын йолдыз" сыны белән бүләкләнде.

Быелгы чарада 33 җырчы гына сынлы булырга тиеш иде. Продюсер Рифат Фәттахов ТНВ җитәкчеләре белән сөйләшкәннән соң "Алтын йолдыз" алучылар янына Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина да кушылды. Чөнки Рифат Фәттәхов әлеге чара алдыннан булган "Кайнар хит" нәтиҗәләре белән килешмәде, җиңүчеләрне гадел юл белән сайламадылар дип тавыш күтәрде. Бәхәс уңай хәл ителде. Азат белән Гөлсиринне "Милли моңнарны саклап калуга зур өлеш керткән өчен" номинациясендә бүләкләделәр. Тик алар, гастрольдә калу сәбәпле, концертта җырламады. "Алтын йолдыз"ны Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үзе чыгып алды.

Татар эстрадасының концертлар сезоны 22 декабрь шул ук "Пирамида"да XIX халыкара "Татар җыры" эстрада фестивале белән тәмамланды. Ел дәвамында башкарылган, тамашачы яратып өлгергән җырларга йомгак ясалды. Җырчыларның иң-иңнәренә "Алтын барс" сыны тапшырылды. Чараны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунаклар тамаша кылды. Концерт барышында көтелмәгән хәлләр күп булды. Салават Фәтхетдинов 19нчы мәртәбә "Татар җыры"нда катнашучы Айдар Галимовка бәйгедә бүтән катнашмаска һәм намазга басарга тәкъдим ясады.

Салават Фәтхендинов һәм Айдар Галимов
Салават Фәтхендинов һәм Айдар Галимов

"Вакытында китә белү әйбәт әйбер, бәлки иманыңа килеп, киләсе елга син дә катнашмассың!", диде Салават Айдарга.

Бәйгедә күпләр Гүзәл Уразова белән Элвин Грей дуслашыр дип көткән иде, әмма андый хәл булмады.

Беренче булып Рафаэль Латыйпов таныткан "Гомерләр үтә" җыры өчен "Алтын барс" алган Элвин Грей, быел Айдар Галимов белән дуэт башкарды.

Элвин Грей һәм Айдар Галимов
Элвин Грей һәм Айдар Галимов

Шулай итеп, Элвинның балачак хыялы тормышка ашты, Айдар Галимов исә моңа әллә ни зур игътибар бирмәскә кушты. Җырчыга "Алтын Барс" сынын Салават Фәтхетдинов тапшырды.

19 гыйнвар Хач ману көнендә автор-башкаручы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров бәкене ярымай шәкелендә кисеп православ динендәгеләрне бәйрәм белән котлады.

Аның бу гамәле зур шау-шу, гауга тудырды. Соңрак Зөлфәт бу гамәленә аңлатма биреп, барысыннан да гафу үтенде. Берничә ай узгач, корбан тәкәсенең күкәйләрен кыздырып, Instagram-да бәхәс чыгарды. Гауга озак дәвам итте.

Ел башында җырчы Гөлназ Асаева яңа сәхнә исемен тәкъдим итте һәм "Җәннәт" тәхәллүсе белән чыгыш ясый башлады. Моның юктан гына чыкмавы ачыкланды. Җырчыны Мәскәүгә чакырганнар. Ул инде татарча һәм башкортча гына түгел, урысча да җырлый башлый. Ләкин Гөлназ Асаева буларак күбрәк таныла булып чыкты, ул үз исеме белән чыгудан туктамады.

Җәй көне Гөлназ Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаучы Алия Карачурина белән әйткәләшеп алды. Алиянең "Ришат үзе янында тыйнак кыз күрергә тели!", дигән сүзләре Гөлназны үпкәләтте һәм ул Алияне үз исеме белән пиар ясауда гаепләде.

Быел Гөлсирин Абдуллина югары уку йортын тәмамлап, зәңгәр диплом алды. Җырчының зәңгәр төстәге дипломы шау-шу уятты. Гөлсириннең продюсеры Рифат Фәттахов Венера Ганиевага ризасызлык белдерде.

Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

"Шаккатмалы хәл, инде Гөлсирингә дә кызыл диплом бирмәгәч... Башкалар үпкәләмәсен, әмма Венера Ганиеваның быелгы чыгарылышы арасында профессиональ сәхнәдә иң зур уңышка ирешкәне Гөлсирин Абдуллина!", диде Ваһапов фонды җитәкчесе.

Венера Ганиева да җавапсыз калмады. "Бүгенге көндә минем дүрт укучым да Ваһапов фондында килешү төзеп хезмәттәшлек итәләр. Быел аларны бик күп гастрольләргә йөртте, эшләтте господин Фәттахов, балаларның укырга йөрергә дә вакытлары калмады, шул исәптән Гөлсириннең дә. Гастрольләрдән кайткач дәрескә киләләр, тавышлары арып беткән була. Шул арыган тавышларны кире формага кертү бик зур тырышлык һәм җаваплылык сорый", дип халык артисты Гөлсирингә алга таба укуын дәвам итү, белемнәрен арттыру өчен магистратурага укырга керергә тәкъдим ясавы турында җиткерде.

Венера Ганиева
Венера Ганиева

Гөлсириннең алга таба укуын дәвам итүенә Рифат Фәттахов каршы килде. Венера Ганиева моның белән килешмичә, Фәттаховны кеше хокукларын бозуда гаепләде. Бераз вакыт узгач Ганиева үзенең Instagram-ында "Без Рифат Фәттахов белән дошманнар хәзер!", дип язып чыкты.

Август башында Зөһрә Сәхәбиева да Филүс Каһировка рәнҗүе хакында интервью бирде.

"Филүс Хәйдәрнең җырларын рөхсәтсез яздыра, Бигичев репертуарыннан дип куймаган! Ул консерваториягә укырга кергәч, Филүскә ярдәм итү йөзенән "Хәйдәр абыеңны тыңла, аның башкару осталыгына игътибар ит, яхшы вокал белән яхшы җырлаучыны тыңлау файда бирә", дип җырларын бирдем, ләкин мин аңа бу җырларга хуҗа бул, аларны яздыр, дип әйтмәдем. Дөрес, җырлавына каршы килмәдем. Ә ул бу җырларның кайберләрен яздырган, аудио дисклар да чыгарган, өстәвенә Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип тә куймаган, бу да минем күнелемне бик рәнҗетте. Филүс сәхнәгә Хәйдәр репертуары белән чыкты", диде Сәхәбиева.

Зөһрә Сәхәбиеваның бу сүзләренә Рәшит Сабиров җавап кайтарды. "Зөһрә ханым, Филүс синең улыңмы әллә, рәнҗергә?" дип сүзен башлады ул.

"Атаклы опера җырчысы Хәйдәр Илһам Шакиров репертуарыннан күп кенә җырларны алып концертларында башкарды. Концертларда Хәйдәр "Бу җыр Илһам Шакировныкы" дип, халыкка отчет биреп тормый иде. Шакировтан рөхсәт тә сорап җырламады. Зөһрә ханым, ә бит Илһам ага, "Хәйдәр нишләп минем җырларны җырлый?" дип, сезнең кебек тавыш күтәреп, дәгъва белдереп йөрмәде. Имеш, Филүс Каһиров Хәйдәр җырын рөхсәтсез җырлый. Хәйдәр җыры? Кайдан килеп Хәйдәр җыры булсын алар! Хәйдәр композитор түгел бит ул, аның үз гомерендә бер җыр язганы юк. Зөһрә ханым, Филүс синең улыңмы әллә, рәнҗергә? Нинди сүзләр белән рәнҗисез соң: "Башың бетсен" дисеңме, яки "Бугазыңа яман шеш чыксын", дипме? Ничек? Тар күңелле булырга кирәкми, Зөһрә ханым, киресенчә, "Филүс энем, Хәйдәр абыең җырлаган җырларны җырлап йөр, Хәйдәр рухын сәхнәдә яшәт әле", дияргә кирәк", диде танылган сүз остасы.

Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Филүс Каһиров исә әңгәмәне укыганнан соң Зөһрә Сәхәбиева белән элемтәгә кермәве һәм нәрсә дип сүз башларга да белмәве хакында сөйләде. "Дошманлашып яшәү матур түгел, ул кешене бизәми. Үзем кешегә үпкә саклап яши алмыйм, намусым кушмый", диде ул.

"Дуслык күпере" татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Илдар Хәкимов Салаватны яклап "Элвин Грей 30 сезон эшләгәннән соң сөйләшербез. Рус эстрадасында да бик популяр җырчылар бар иде. Кайда соң алар хәзер?", диде. Грейга бу ошамады: "Илдар Хәкимов урынында мин сүзләрне күзгә карап әйтер идем", диде ул. Илдар соңрак, ник әйткәненә үкенепме, Элвин Грей белән килеп чыккан низагның сәбәбе сорау биргән журналистта дип күрсәтергә теләде. Матбугат очрашуында төшерелгән видеода Хәкимовның һәр әйткән сүзе ачык язылган иде.

Бераздан Элвин Грей Гүзәл Уразованы "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын бозуда гаепләде һәм мәхкәмә белән янады. Уразова бу гаепләүне концерт вакытында ишетеп елый-елый Instagram-да видео чыгарды, Грейга зур сәхнәдә беренче адымнарын ясарга ярдәм итүе хакында сөйләде.



"Мондый алдакчы булуыңа түзә алмыйм, бөтен халык күрсен. Оятсыз син. Синең кабәхәтләгеңә Ходай тәгалә генә бәя бирер", ди Гүзәл Уразова Радикка мөрәҗәгатендә. Күпләр ел азагында, бәлки "Татар җыры"нда Гүзәл Уразова белән Элвин Грей дуслашыр дип көткән иде, әмма андый хәл булмады. Алар һаман да сөйләшмиләр.

Шатлыклар

2018 елда автор-башкаручы Илназ Сафиуллин, Камал театры артисты Эмил Талипов, музыкант Алберт Исмаил гаилә корып, "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишева, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Гыймаева, Нурбәк Батулла, Рәнис Габбазов, Булат Җиһаншиннарның сабыйлары туды.

XS
SM
MD
LG