Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара олимпия комитеты Русия спортчыларыннан олимпия медальләрен кайтаруны таләп итә


2012 елгы Олимпия чемпионы Мария Савинова да медален кайтарырга тиеш
2012 елгы Олимпия чемпионы Мария Савинова да медален кайтарырга тиеш

Допинг куллануда гаепләнгән Русия спортчылары 24 медаль кайтарырга тиеш.

Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) 2008, 2012 һәм 2014 елларда допинг куллануда гаепләнгән сортчыларның медальләрен кайтаруны көтә. Барлыгы 24 медаль. ТАСС мәгълүматынча, әлегә биш кенә медаль кайтарылган.

ХОК Русия Олимпия комитетына медальләрне кайтару турындагы таләп белән хат язган. Медальләрне гаепле спортчылар белән бер такымда яки экипажда катнашканнар да кайтарырга тиеш.

2016 елгы җәйге Олимпия уеннары алдыннан 2008 һәм 2012 елгы уеннарның допинг үрнәкләрен кабат тикшерү Русиядән берничә спортчының допинг кагыйдәләрен бозуын күрсәтте.

ХОК Сочида узган кышкы Олимпия уеннарында катншаучы Русиянең 43 спортчысы да допинг кагыйдәләрен бозган дип белдерде. Соңрак Спорт арбитраж мәхкәмәсе 28 олимпиячыны аклады.

Медальләрне боблсейчылар һәм такым эстафеталарында җиңгән җиңел атлетлар кайтарырга тиеш.

21 ноябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Русиянең бобслей федерациясе президенты Александр Зубковка Спорт арбитраж мәхкәмәсенең карарын үтәмәскә һәм 2014 елда Сочида алган ике алтын медален кайтармаска рөхсәт итте.

Русия Олимпия комитеты бу карарны шикаять итте, югыйсә ил спортчыларын 2020 елда узачак Олимпия уеннарында катнаштырмаска мөмкиннәр дип белдерде.

XS
SM
MD
LG