Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сайлауларында намзәтләр тота алган акча күләме арта


Сайлау кодексына моның турындагы үзгәрешләрне Татарстан президенты имзалаган.

Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә сәяси фиркаләр Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына 50 млн сумга кадәр акча тота алачак. Моңарчы фиркаләр 30 млн сумга кадәр акча тота ала иде. Аерым намзәтләр фондлары исә хәзер 5 млн сум белән чикләнә (моңарчы - 3 млн сум иде). Сайлау кодексына бу үзгәрешләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Коммерсантъ сораштырган белгечләр фикеренчә, 2019 елда Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда катнашу шактый кыйбатка төшәчәк, бу реклам һәм басмаханәләр бәяләре артуга бәйле. Фондларны арттыруны белгечләр "ачык сайлау үткәрү күрсәтмәсе" белән бәйли.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлау фондларын арттыруны "сайлау кампанияләренең кыйбатлануы" белән аңлатты. "Сәяси технологлар, газетлар, телевидение кыйбатлана. Сайлаучылар белән очрашу биналары да кыйбатлана", дип белдерде ул.

Моннан тыш, Сайлау кодексында Татарстан президенты намзәтләре өчен дә фондлар арттырылды. Элек 60 млн сум булган чик хәзер 100 млн дип үзгәртелә.

2019 елда Татарстан Дәүләт шурасына сайлау, 2020 елда Татарстан президентын сайлау узарга тиеш.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG