Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон: ГРУ агентлары челтәре Британиягә яный алмаячак


Солсберида химик һөҗүмдә катнашуда шикләнелүче Русия агентлары Александр Петров һәм Руслан Бәширов
Солсберида химик һөҗүмдә катнашуда шикләнелүче Русия агентлары Александр Петров һәм Руслан Бәширов

Британия җитәкчелеге Скрипальләрне агулау турында "барысын да" белүе һәм ГРУ агентлары челтәре юк ителүе турында белдерде.

Лондон белдерүенчә, Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлиягә һөҗүм артында торган Русия күзләү идарәсе (ГРУ) агентлары челтәре ачылган һәм юк ителгән. Якын араларда ул Британиягә янамаячак ди яза The Telegraph ил хөкүмәтендәге чыганакларга сылтанып.

Британия хакимияте Скрипальләрне агулау турында барысын да, шул исәптән президент Владимир Путинның һөҗүм оештырудагы роле турында да белә дип исәпли.

Британ хакимияте уздырган зур тикшерү нәтиҗәсендә һөҗүмнең нечкәлекләрен, Солсбери вакыйгасына катнашы булган агентларның кем булуын ачыкланган дип яза газет.

Шулай да, Лондон Мәскәү Британиядә Тышкы күзләү хезмәте җитәкчелегендә яңа яшерен челтәр ачарга мөмкин дип курка. Басма чыганаклары фикеренчә, ул "профессиональрәк" һәм аз өйрәнелгән челтәр була ала.

Русиянең элекке хәрби күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызын "Новичок" матдәсе белән агулауда Британия Русия махсус хезмәтләрен гаепли. Җинаятьне башкаручылар дип Руслан Бәширов һәм Александр Петров аталды. Bellingcat төркеме әлеге исемнәр астында Русия хәрби күзләү агентлары Анатолий Чепига һәм Александр Мишкин яшеренгән дип раслый.

Рәсми Лондон агулау турында карар Кремльдә кабул ителгән дип саный. Скрипальләр һөҗүмнән соң исән калды, әмма ихтимал очраклы рәвештә агуга эләккән Британия ватандашы һәлак булды.

Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG