Accessibility links

Әнкарада Русия илчесе Андрей Карловны үтерү эше мәхкәмәдә карала башлады


Андрей Карлов һәм аны атып үтерүче
Андрей Карлов һәм аны атып үтерүче

Һөҗүмне оештыруда 28 кеше шикләнелә, алар арасында Фәтхулла Гүлән дә бар.

Әнкарада Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловны үтерү белән бәйле җинаять эше мәхкәмәдә карала башлады. Бу хакта Русиянең дәүләт мәгълүмат чаралары яза.

Төркия прокуратурасы 28 шикләнелүчегә гаепләү белдергән. Алар арасында АКШта яшәүче ислам эшлеклесе Фәтхулла Гүлән дә бар. Гаепләү документында Русия дипломатын үтерүне Гүләннең FETО оешмасы оештырган диелә. Карловны үтерү Төркия-Русия мөнәсәбәтләренә зыян салу өчен оештырылган провокация дип белдерелә.

Мәхкәмә каршына 18 кеше басты. Аларның дүртесе Төркиянең төрле төрмәләреннән туры трансляция аша катнаша. Гаепләнүчеләр арасында бер хатын-кыз да бар.

Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 2016 елның 19 декабрьдә Әнкарада фотокүргәзмә ачылышында чыгыш ясаганда атып үтерелде. Үтерүче – 22 яшьлек полиция хезмәткәре Мәүлет Алтынташ үзе дә шунда ук атып үтерелде. Атканнан соң Алтынташ Русиянең Сүриядәге гамәлләрен хөкем итүче сүзләр кычкырды.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган әлеге үтерү өчен җаваплылыкны оппозиция төркеме җитәкчесе Фәтхулла Гүлән тарафдарларына йөкләде.

Фәтхулла Гүләнне шулай ук 2016 елның Төркиядә дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылуда да гаеплиләр. Гүлән әлеге гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG