Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда мәктәпкә оештырылган һөҗүмдә 20 бала яраланган


Балаларның күбесенең башы яраланган, өчесе авыр хәлдә. Һөҗүм итүче тоткарланган.

Пекинның башлангыч мәктәпләренең берсенә оештырылган һөҗүмдә 20 бала яраланган. Аларның барысы да хастаханәгә китерелгән, өч укучы авыр хәлдә. Һөҗүм итүчене полиция тоткарлаган дип хәбәр итә Reuters. Аның кем икәнлеге һәм ни өчен мондый адымга баруы ачыклана диелә.

Һөҗүмнең башка нечкәлекләре турында җирле җитәкчелек тә, полиция дә мәгълүмат бирми. Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләргә караганда, балаларда пычак ярасы, күпчелегенең башы яраланган. Шул ук вакытта Синьхуа агентлыгы табиплар сүзләренә сылтанып укучыларның гомеренә берни ярамый дип яза.

Балаларга каршы мондый җинаятьләр Кытай башкаласында сирәк күренеш санала. Әмма илнең башка шәһәрләрендә соңгы араларда моңа охшаш берничә вакыйга булды. Узган елның июнендә Шанхайда пычак тоткан ир-ат бер мәктәп янында балаларга ташланды. Нәтиҗәдә ике бала һәлак булды, тагын берсе яраланды. Соңрак билгеле булуынча, ир Шанхайга эш эзләп килгән, әмма урнаша алмаган, шулай итеп җәмгыятьтән үч алырга теләгән.

2018 елның апрелендә Кытайның Шэньси төбәгендә бер ир-ат мәктәп янында балаларга пычак белән һөҗүм итте. Нәтиҗәдә җиде укучы һәлак булды. 2017 елның гыйнварында Кытайның көньягында билгесез ир-ат пычак белән 11 баланы яралады.

XS
SM
MD
LG