Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина: Кара диңгездә янган кораблар Сүриягә газ ташыган


Керич бугазы янында янган кораблар
Керич бугазы янында янган кораблар

Украина Керич бугазы янында янган ике кораб Сүриягә канунсыз ягулык ташуда катнашкан дип белдерде.

Дүшәмбе Кара диңгездә янган ике кораб Сүриягә ягулык ташыган. Бу хакта Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән җирләре эшләре министрлыгы белдерүендә әйтелә.

АКШ финанс министрлыгы мәгълүматынча, "Венис" һәм "Маэстро" кораблары Сүриягә 2016 елдан бирле сыекландырылган газ ташуда шикләнелә.

Кораблар аннексияләнгән Кырым портларына да кергән диелә. Шул ук вакытта алар халыкара чикләүләр ихтималыннан качу өчен AIS корабларны тану системын сүндереп куйганнар.

20 гыйнварда кораблар Русиянең Темрюк портыннан чыккан диелә. Янгын газны бер корабтан икенчесенә күчергәндә чыга.

Украина Русияне Керич диңгезендә кораблар йөрүенә куркыныч тудыруда гаепләде.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, янгында исән калучыларны табуга өмет юк. 14 диңгезче һәлак булган, 12 кеше коткарылган. Тагын алты кеше югалган дип санала.

Танзания байрагы астында йөзүче корабларда Төркия һәм Һиндстан ватандашлары эшләгән. Алар арасында русияләр яки украиннар юк.

Янгын Керич бугазында кораблар йөрүенә комачауламаган.

XS
SM
MD
LG