Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымдагы мәхкәмә 24 яшьлек Февзи Саганджины 10,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аны канунсыз кораллы төркемдә катнашуда гаепләделәр. Мондый төркем дип Русия хакимиятләре кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонны саный.
Саганджины былтыр апрельдә тоткарлаганнар иде. Тикшерү мәгълүматынча, 2016 елның гыйнварыннан 2017 елның сентябренә кадәр ул "батальон эшчәнлегендә актив катнашкан, ату, кул сугышы һәм мина- шартлату курслары узган" дип белдерелә. Гаепләнүче батальонның максатларын - ярымутрауны Украинага кайтаруны яклаган ди ФСБ.
Узган атнада федераль иминлек хезмәте Челебиджихан исемендәге төркемнең тагын бер әгъзасын тоткарлау турында хәбәр итте. Эдем Кадыровны канунсыз кораллы төркемдә катнашу эше нигезендә сак астына алдылар. Аны батальонның лидеры саналган Ленур Ислямовның сакчысы дип атыйлар.
Күптән түгел ФСБ канунсыз кораллы төркемдә катнашу турындагы җинаять эше кысаларында берничә кырымтатарның йортында тентү дә уздырды.
Номан Челебиджихан төркеме - 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. Анда катнашучылар 2015 елның көзендә ярымутрауга электр энергиясен томалауда гаепләнә. Кырымда ФСБ әлеге төркемдә катнашуда гаепләп, кырымтатарларны даими тоткарлап тора.