Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең кредит бурычлары арту 2013 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә җиткән


Үзәк банк хәбәр итүенчә, Русия банклары физик затларга кредит бирүне 2018 елда 22,8 процентка арттырган. Былтыргы кредит бурычлары арту 2013 елдан бирле иң югары дәрәҗәдә булган.

2018 елда русияләрнең кредит бурычлары 22,8 процентка арткан. 2017 елда 13,2 процентка арткан булган. Кризиска кадәрге 2013 елда Русия халкының банклар алдында бурычы 30 процентка арткан иде, былтыргы үсеш шуннан бирле иң югарысы. Русияләрнең банкларга гомум бурычы 14,9 трлн сумга җиткән диелә Үзәк банк хисабында.

Бурычларның төп өлешен ипотека һәм көнкүреш кредитлары алып тора. 2013 елда иң зур бурычлар көнкүреш кредитлары иде, ә ипотека берничә процент кына тәшкил итте.

Хисапта язылганча, халык акчаны сак тотудан куллануны арттыруга күчә, шунлыктан кредитлар алу да арта. Шулай ук физик затларга кредит бирү бәясе ел башыннан якынча бер процентка кимү дә моңа йогынты ясый диелә.

Акчаны депозитка салу 2018 елда 6,5 процентка арткан. Физик затларның банк хисапларында сакланучы акчалары 28,5 трлн сум тәшкил итә.

Русиядә банкларның гомум кереме 1,7 тапкыр арткан. Гомумән, бөтен банкларның 79 проценты табышлы эшли диелә.

XS
SM
MD
LG