Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп һәм Конгресс шатдаунны өч атнага туктатырга килештеләр


АКШ президенты Дональд Трамп шатдаун туктатылу турында игълан итә
АКШ президенты Дональд Трамп шатдаун туктатылу турында игълан итә

АКШ хөкүмәте кимендә 15 февральгә кадәр эшкә чыга, аңа кадәр президент Мексика чигендә дивар төзү мәсьәләсендә Конгресс белән уртак фикергә килергә өметләнә.

АКШ президенты Дональд Трамп илдәге шатдаун вакытлыча туктатылып торачак дип игълан итте. Трамп идарәсе Конгресс белән федераль бюджетны өч атнага финансларга мөмкинлек биргән план килештергән дип хәбәр итә FOX каналы.

Конгресс шатдаунны туктату турында канун кабул иткән, президент аңа имза куйган дип хәбәр ителә.

Бу вакыт эчендә (15 февральгә кадәр) республиканнар һәм демократлар арасында Мексика чигендә дивар төзү мәсьәләсендә сөйләшүләр дәвам итәчәк. Бу Трамп белән Конгресс арасында каршылык тудырган төп мәсьәлә иде. Трамп тәкъдим иткән дивар төзелешенә Конгресстагы демократлар кискен каршы чыга.

АКШ тарихында иң озак шатдаун – хөкүмәтнең эштән туктап торуы – 35 көн дәвам итте. Нәтиҗәдә федераль оешмаларда эшләүче 800 меңнән артык хезмәткәр хезмәт хакларын ала алмады. Финанслау туктатылу сәбәпле, аларның бер өлеше түләүсез ялга җибәрелде. Түләү проблемнары эчке иминлек, транспорт, юстиция министрлыклары, дәүләт департаменты һәм федераль тикшерү идарәсенә дә кагылды.

XS
SM
MD
LG