Мәскәүдә Федерация шурасы әгъзасы Рауф Арашуков тоткарланган. Ул Карачай-Чиркәс республикасы вәкиле. Әлеге мәгълүматны Русиянең тикшерү комитетында расладылар, әмма җинаять эшенең нечкәлекләрен ачмадылар.
Русиянең рәсми медиасы язуынча, 32 яшьлек сәясәтчене Федерация шурасында утырыш вакытында залдан алып чыгып киткәннәр. Федерация шурасы аны тоткарлауга һәм тентүгә рөхсәт биргән. Утырышны матбугат вәкилләре өчен алдан ук ябып куйганнар.
Интрефакс чыганагы Арашуковны тугыз ел элек булган үтерү белән бәйле җинаять эше нигезендә тоткарлаганнар дип белдергән.
РИА Новости чыганаклары Арашуковны җинаятьчел төркем оештыруда, ике кешене үтерүдә һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепләгәннәр дип әйткән.
Агентлыкның тагын бер әңгәмәдәше Рауф Арашуковны тоткарлау Федерация шурасы әгъзасы булырга мөмкинлек биргән ялган документар ясау белән бәйле дигән.
Былтыр сентябрьдә "Адыге-Хасэ" чиркәс хәрәкәте лидеры Аслан Жуковны үтерүдә гаепләнүче кеше Арашуковны үтерергә кушучы дип атады. Жуков 2010 елда үтерелде.
РБК мәгълүматынча, 2012 һәм 2017 елларда ике кеше Арашуковны 2010 елда булган башка бер үтерүгә заказ бирүче дип атаган. Ул вакытта Карачай-Чиркәс президентлыгына намзәт Фраль Шебзуховны бейсбол таягы белән кыйнаганнар һәм атып үтергәннәр иде.
Рауф Арашуков Федерация шурасында 2016 елдан бирле тора. Аңа кадәр ул "Газпром" оешмаларында эшләгән.