Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кубага тагын 38 млн евро бирә


Куба парламенты бинасы, Һавана
Куба парламенты бинасы, Һавана

Кредит рәвешендә бирелгән әлеге акчалар Кубаның саклану комплексына тотылачак диелә.

Русия Кубага 38 млн евро кредит бирергә җыена. Килешү имзаланган. Бу хакта "Коммерсантъ"ка интервьюда Русия хәрби-техник хезмәттәшлек федераль хезмәте башлыгы Дмитрий Шугаев әйткән.

Русия акчалары Кубада саклану комплексын үстерүгә тотылачак ди ул.

Шугаев искәртүенчә, хәзер Кубада Русиядән китерелгән күп кенә корал һәм хәрби техника бар. Корал 2006 елда имзаланган хәрби-техник хезмәттәшлек турындагы хөкүмәтара килешү кысаларында китерелгән.

"Анда бездә җитештерелгән очкычлар да, танклар да, артиллерия системнары да, диңгез техникасы да бар. Әлеге вакытта элемтәләр технологик хезмәттәшлек кысаларында бара. Ул иң элек Кубаның саклану өлкәсен үстерү проектларын күз уңында тота", ди Шугаев.

Гыйнвар ахырында Русиянең Кубада тимер юл проектына акча кертүе билгеле булган иде. 2018 елның җәендә Мәскәүнең федераль бюджеттан Һаванада Дәүләт капитолие гөмбәзенең алтын капламын яңарту өчен 642,2 млн сум бүлүе турында хәбәр булды.

XS
SM
MD
LG