Мәктәпләрдә 10-11нче сыйныф укучылары өчен Югары икътисад мәктәбе профессоры Игорь Липсиц төзегән икътисад дәреслеген дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертмәгәннәр. Моны китапта укучыларда Русиягә мәхәббәт уятучы материаллар булмау белән аңлатканнар. Бу хакта икътисад фәннәре докторы Липсиц "Коммерсантъ"ка сөйләгән.
Русия мәгариф министрлыгы аша уздырылган экспертизада "фикер алышу өчен төзелгән сораулар ватанга мәхәббәт уятмый", "китерелгән мисаллар ватанга мәхәббәт уятнмый" дигән җөмләләр бар.
Экспертиза нигезендә нәшрият авторга "якын киләчәктә икътисадның куәтле үсеше планнары" һәм "икътисади сәясәтнең бер юнәлеше буларак импортны алыштыру" турында материаллар кертергә тәкъдим иткән. Бу укучыларда ил өчен горурлык формалаштыра диелгән.
Липсиц мәктәпләрнең проблемнары булмасын өчен дәреслеккә кайбер төзәтмәләр кертергә әзерлеген белдерә. Әмма икътисадның күтәрелеше һәм ватанпәрвәрлек омтылышлары турында төзәтмәләр кертүдән баш тарта. Мондый эшне ерып чыга алмаячакмын ди автор. "Соңгы 25 ел эчендә мондый әйберләр язуны онытып бетердем, буш сүз сөйләү сәләтен кире тергезергә теләмим", дигән галим.