Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә сайлаулар алдыннан оппозиция уйгыр мәсьәләсен күтәрә


Көнчыгыш Төркестан (архив фотосы)
Көнчыгыш Төркестан (архив фотосы)

Индонезиядә оппозиция вәкиле хәзерге президентны Көнчыгыш Төркестан мөселманнарын репрессияләүгә карата дәшмәвен тәнкыйтьли.

2019 елның 17 апрелендә Индонезиядә президент һәм парламент сайлаулары узачак. Президентлыкка оппозиция намзәте Прабово Субианто сайлау алды кампаниясендә хәзерге президент Джокови Видодоны Кытайда мөселманнарны эзәрлекләүләргә карата дәшмәве өчен тәнкыйтьли. Бу хакта Foreign Policy хәбәр итә.

"Мөселман халкы иң күп яшәгән ил – Индонезия мондый һуманитар фаҗигане хәл итүдә саллы сүзен әйтергә тиеш", ди Субианто вәкиле Ираван Ронодипуро.

Былтыр декабрьдә Индонезия башкаласы Джакартадагы Кытай илчелеге янында йөзләрчә кеше протест чарасына чыккан иде. Алар уйгырларны яклап чыкмаганы өчен 2019 елда президентны алыштырырга теләүләрен белдерде.

Әлеге президентның уйгыр мәсьәләсенә карата сүз әйтә алмавы "Кытайның аны үз кулында тотуының дәлиле булып тора" дип тәкърарлый оппозиция вәкилләре.

Индонезия вице-президенты Йосыф Калла Джакарта Пекинның эчке эшләренә тыкшынырга җыенмый дип белдерде.

Кытай – Индонезиянең иң эре сәүдә партнеры. Индонезиянең сәүдә министрлыгы мәгълүматынча, ике ил арасында сәүдә әйләнеше 2018 елның 11 аенда 25 проценка артып 66 млрд долларга җиткән.

2017 елда Кытай Индонезиягә керткән инвестицияләр күләме белән икенче урынга чыкты. Кытай һәм Һонконг инвестицияләре ул елда 5,5 миллиард доллар тәшкил иткән.

Кытайның кайбер инвестицияләре Сингапурдагы яки башка илләрдәге арадашчы ширкәтләр аша да керә.

XS
SM
MD
LG