Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы Трамп элемтәләрен тикшерүне яңадан башлый


Адам Шифф
Адам Шифф

Тикшерү Русия яки Согуд Гарәбстаны элемтәләре белән генә чикләнмәячәк, башка илләрне дә колачлаячак.

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты (хәзер анда күпчелек демократлар кулында) президент Дональд Трампка карата яңа парламент тикшерүе башларга җыена. Парламент әгъзалары президент үзе, аның идарәсе, туганнары яки бизнес-партнерлары кабул иткән карарлар Трампның финанс мәнфәгатьләрен алга сөрү-сөрмәвен тикшермәкче. Бу хакта Вәкилләр пулатының күзләү комитеты рәисе демократ Адам Шифф хәбәр итте.

"Тикшерү Русия яки Согуд Гарәбстаны белән генә чикләнмәячәк, үз финанс мәнфәгатьләрен алга сөрергә теләп, президент идарәсенә йогынты ясау ихтималы булган башка илләрне дә колачлаячак", диде Шифф матбугат очрашуында.

2016 елда президент кампаниясе чорында Русия гамәлләре һәм Русия вәкилләре белән Трамп такымы әгъзаларының элемтәләре дә тикшереләчәк. Тикшерүдә күзләү комитетыннан тыш башка комитетлар да катнашачак.

Трамп һәм аның даирәсендәге финансларны тикшерү махсус прокурор Роберт Мюллер үз тикшерүен тәмамлагач та дәвам ителәчәк диелә.

Дональд Трамп Шиффның бу идеясенә кискен реакция белдерде, "мондый тикшерү ачарга бернинди дә нигез юк", диде. Трамп сүзләренчә, "Шифф - президентны вакчыл тикшерү белән үзенә исем ясарга теләүче сәясмән". Шифф исә "кисәтүләр һәм куркытуларга карамстан", үз эшен дәвам итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG