Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия интернетын изоляцияләү өчен бюджетта 1,8 млрд сум каралган


Русиядә суверен интернет турында әле кабул ителмәгән канун үтәлешенә федераль бюджетта 2 млрд сумга якын акча бүленгән.

2019-2021 еллар өчен Русия бюджетында интернетның Русия өлешен изоляцияләү өчен акчалар бүленгән. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Агентлык мәгълүматынча, интернетны тышкы куркынычлардан яклау инфраструктурасы булдыру өчен 1,8 млрд сумнан артык акча бүленгән. 2019 елда бу максатларга 597 млн, 2020 елда - 699 млн, 2021 елда - 546 млн сум тотарга җыеналар.

"Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен киләчәктә өстәмә акчалар кирәк булачак. Бу чыгымнарны киләсе еллар бюджетына кертергә туры киләчәк", дигән "Интерфакс" чыганагы.

Автоном интернет турындагы канун өлгесе авторы сенатор Андрей Клишас проектны үтәү өчен бюджет акчалары кирәк булмаячак дигән иде. Русия хөкүмәте моның белән килешмәде, канун өлгесенә бәяләмә язганда акча тотмый мөмкин түгел дип белдерде.

7 февральдә Русия думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты Клишасның канун өлгесен караячак.

  • Русияне дөнья интернет челтәреннән аерган очракта, интернетның Русия өлешен автоном эшләтү турында канун өлгесе думага былтыр декабрь кертелгән иде. Канун авторлары АКШның 2018 елның сентябрендә кабул ителгән яңа кибер-иминлек стратегиясенең "агрессив" булуы исәпкә алынды дип белдерә.
  • Документ кайбер матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә кискен тәнкыйть утына тотыла. "Роскомсвобода" 2018 ел турында хисабында проектны тормышка ашыру кулланучылар трафигын күзәтү һәм онлайн цензура өчен киң мөмкинлекләр ача дип белдерде. Канун өлгесенә каршы булучылар бу интернетка керү бәясен дә арттырырга мөмкин дип саный.
XS
SM
MD
LG