Азат Мифтахов Җинаять кодексының 213 маддәсенең икенче бүлеге (төркем белән алдан килешеп кылынган хулиганлык) нигезендә шикләнелә.
Мәхкәмә утырышында хөкемдар белдерүенчә, бу җинаять эше 2018 елның гыйнварында ачылган, әмма “шикләнелүчеләр ачыкланганчыга кадәр” дип көзен аны туктатып торганнар. Ике көн элек, 7 февральдә бу эшне яңартып җибәргәннәр.
Җинаять эше материалларында Экстремизмга каршы үзәкнең янәсе Мифтахов катнашындагы “Народная самооборона” турында белешмәсе дә бар. Үзәк тикшерүчеләре бу төркем бар Русия буйлап җинаятьләр кылган булырга мөмкин дип исәпли. Хөкемдар “Хәтта Париж шәһәрендә дә гамәлләре булган”, дип өстәгән.
Җинаять эше материалларында шулай ук Мифтаховны таныган яшерен шаһит күрсәтмәләре дә кулланыла. Ул Мифтаховны 2018 елның 31 гыйнварында “Бердә Русия” офисы янында күргәнлеген белдерә.
Аспирантны 1 февральдә тоткарладылар. Әмма тоткарлау протоколлары 2 февральдә генә төзелгән һәм Мифтаховның адвокаты аның кайда булуын да икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, аның тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.