Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков ил башлыгы Владимир Путинның Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка карата Казанда әйтелгән кайбер шелтәләрен шаярту дип атады. "Путин сүзләрендәге юмор дәгъва белдерүне аңлатмый" дип китерә Песков сүзләрен РИА Новости.
"Без бу хакта чынлап та бик күп хәбәрләр күрдек. Әмма медиа бөтен хәрефләрне тапса да, сүзен таба алмады. Чынлыкта Путин белән Миңнеханов арасында ышанычка корылган мөнәсәбәтләр урнашкан һәм Путин Татарстанда эшләр барышын югары бәяли", диде Песков.
Аның сүзләренчә, бу сүзләр юмор гына. "Бу дәүләт башлыгы тарафыннан кырыс мөнәсәбәт яки дәгъва күрсәтү түгел", дип өстәде Путин сүзчесе.
Путин 12 февральдә Казанга килгәч, утырышларның берсендә Миңнехановны игътибарсызлыгы өчен шелтәләп алды. Җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында "Халык контроле" проекты турында сүз чыккач, Русия башлыгы Татарстан президентына мөрәҗәгать итте. Миңнеханов бу вакытта башка кеше белән сөйләшә иде.
"Рөстәм моны беләдер. Рөстәм Нургалиевич, читкә карама! ... Безне тыңламый. Республика җитәкчесен уңайсыз хәлгә куймыйк - ул без сөйләшкәнне ишетмәде. Алардан (документларны) ал, яме", диде Путин.
Шулай да Миңнеханов фикер алышуны тыңлаган булган. Ул микрофонсыз сөйли башлады һәм "Халык контроле" тәҗрибәсен башка төбәкләргә җиткерергә вәгъдә бирде.
Соңрак Путин Иннополиста узган Русия Дәүләт шурасы утырышында да шаяртып алды. Утырышны ачып ул Миңнехановка сүз бирде һәм "Әнә, тотты да, каядыр китте. Кая чыгып киттең?" дип сорады. Бу вакытта республика президенты чыгыш ясарга трибунага таба бара иде.