Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары Русиягә каршы яңа чикләүләр әзерләгән


Чикләүләр Мәскәүнең башка илләрдәге сайлауларга тыкшыну ихтималы һәм Украинадагы вазгыять белән бәйле.

АКШта республикан сенатор​ Линдси Грэм һәм демократ сенатор Роберт Менендес Русиягә карата яңа санкцияләр өлгесе әзерләгән. Чикләүләр Мәскәүнең башка илләрнең сайлауларына тыкшыну ихтималы һәм Украинадагы вазгыять белән бәйле.

Документ хупланган очракта чикләүләр Русиянең кайбер банкларына, энергия ширкәтләренә һәм Русиянең суверен бурычын хезмәтләндерү системына кагылачак дип яза Reuters. Агентлык искәртүенчә, чикләүләр шулай ук сыекландырылган табигый газ сату белән бәйле Русия проектларына да кагылырга мөмкин.

Моннан тыш, журналистлар мәгълүматына караганда, сенаторлар Русия президенты белән бәйле һәм коррупциягә катнашы булган физик затларга да чикләү чаралары кертергә тәкъдим итә.

Шулай ук әлеге канун өлгесе Керич бугазында украин диңгезчеләрен тоткарлау өчен ФСБның 24 хезмәткәренә дә чикләүләр кертүне күз уңында тота.

Узган җәй Грэм һәм Менендес Мәскәүгә карата санкцияләр кертү тәкъдиме белән бер чыккан иде инде. Ул вакыттагы документ, аерым алганда, Русиянең дәүләт бурычын сатып алуга чикләүләр кертү, Русия дәүләт банкларының АКШтагы хисапларын томалауны күз уңында тотты. Әмма канун өлгесе кабул ителмәде. Reuters бәяләвенчә, яңа тәкъдимнәр кырысрак.

12 февральдә матбугат чаралары Европа берлегенең һәм АКШның Русиягә карата яңа чикләүләр әзерләве турында хәбәр иткән иде. Санкцияләр аннексияләнгән Кырым ярлары тирәсендә украин корабларын тоткарлау белән бәйле диелде. Русия чик сакчылары 24 диңгезчене тоткарлады. Аларны Русия чикләрен канунсыз узуда гаепләделәр.

Киев моны агрессия гамәле, ә диңгезчеләрне әсирләр дип атый. Мәскәү "диңгезчеләрне хәрби әсирләр дип танып булмый, чөнки Русия белән Украина арасында сугыш юк" дип белдерә.

XS
SM
MD
LG