Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына сайлаучыларны мыскыл итү өчен түрәләрне җәзага тарту турында канун өлгесе кертелде


Канун кабул ителгән очракта сайлаучыларны мыскыл итүче яки хурлаучы сүзләр әйтүче түрәләргә 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Русия думасына дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан сайлаучыларны мыскыл итү өчен административ җаваплылык булдыру турында канун өлгесе кертелде.

Аның авторы, КПРФ депутаты Сергей Казанков сүзләренчә, канун кабул ителгән очракта сайлаучыларны мыскыл итүче яки хурлаучы сүзләр әйтүче түрәләргә 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Канунны кабаттан бозучыларны өч елга кадәр вазифаларыннан бушату каралган.

Шул ук вакытта, бу документ яшүсмеләрне һәм балаларны якламый. Канун өлгесендә сүз 18 яше тулган ватандашлар турында бара. Журналистлар һәм блогерларга да әлеге канун өлгесе кагылмый ди автор.

  • Соңгы араларда түрәләрнең гади халыкка карата мыскыл итүче сүзләр әйтү очраклары ешайды. Сишәмбе Брянски өлкәсенең Суземки авылы коммуналь хуҗалык җитәкчесе тротуарларның чистартылмавына зарланучы хатынга "йөзенә берне бәрү" белән янады.
  • Гыйнварда Белгород шәһәре мэры вазифаларын башкаручы Юрий Галдун бер пенсионерга тупас сүзләр әйтте. Түрә чыгыш ясаган вакытта өлкән яшьтәге ир аннан кычкырыбрак сөйләүне сорауган иде, ә Галдун пенсионерга үзе белән колак аппараты йөртергә киңәш итте.
  • 13 февральдә исә Русия думасына интернетта хакимиятне мыскыл итү өчен штрафны 20 тапкырга арттыру тәкъдиме кертелде. Интернетта җәмгыятьне, дәүләтне, Русиянең рәсми символларын һәм дәүләт оешмаларын санга сукмаучы, ихтирам итмәүче материаллар тарату өчен штраф һәм административ кулга алулар турындагы канун өлгесе Думада беренче укылышта кабул ителде.
XS
SM
MD
LG