Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты шәһәр түрәсен җавапка тартырга чакыра


Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

Элегрәк Русия тикшерү комитетының Чаллыдагы бүлеге Раушан Вәлиуллин мөрәҗәгатен кире каккан иде.

Чаллының 24нче санлы мәктәбендә тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллин шәһәр прокурорына башкарма комитет түрәсенә карата административ хокук бозу турында эш ачуны сорап мөрәҗәгать итте.

Вәлиуллин искәртүенчә, Чаллы башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин узган елның 22 июнендә пенсия яшен арттыруга каршы митинг үткәрү турындагы мөрәҗәгатькә җавап итеп чараны шәһәр читендә үткәрергә тәкъдим иткән. 27 июнь көнне Чаллы шәһәре мәхкәмәсе башкарма комитетның митингны шәһәр үзәгендә килештермәвен канунлы дип тапкан. Әмма 20 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарган һәм яңа карар кабул итеп, Чаллы башкарма комитетына "җибәрелгән җитешсезлекләрне төзәтергә" тәкъдим иткән.

"Бу хәлне Русия административ хокук бозулар кодексының 5.38нче маддәсендә каралган — вазыйфаи затның митингны оештыру яки үткәрүгә комачау гамәле буларак бәялим. Административ хокук бозулар кодексының 4.5нче маддәсендә җыелышлар, митинглар турындагы кануннарны бозуга бәйле җаваплылыкка тарту вакыты бер ел дип билгеләнгән. Бу вакыт эле чыкмады", ди Раушан Вәлиуллин.

Элегрәк Русия тикшерү комитетының Чаллыдагы бүлеге Рөстәм Галиуллинга карата тикшерү үткәрүдән баш тарткан иде.

XS
SM
MD
LG