Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә кешенең үз-үзен тотышын анализлаучы систем кертергә телиләр


Систем кешенең тиз хәрәкәтләнүен, гадәти булмаган тотышын, халыкның җыелып тоуын, калдырылган әйберләрне анализлап, диспетчерларга хәбәр җибәрә алачак.

Русия шәһәрләрендә кешеләрнең үз-үзләрен тотышын анализлап, куркыныч тудырырга мөмкин булган хәлләрне билгели алучы систем кертмәкчеләр. Бу хакта Русия төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис Известия газетына интервьюда сөйләгән.

Кешеләрнең йөзләрен тану технологиясе белән бергә әлеге систем "Акыллы шәһәр" стандартына кертеләчәк ди түрә.

"Кешеләрнең тиз хәрәкәтләнүләре, гадәти булмаган гамәлләре, халыкның җыелып торуы, калдырылган әйберләр. Видеоаналитика ярдәмендә куркыныч хәлләрне ярымавтоматик тәртиптә булдырмый калырга мөмкин. Диспетчер меңләгән камерага карап тормый, ә аның экранына проблемлы хәлне систем үзе чыгара", дип аңлата Чибис.

Аның сүзләренчә, якын араларда министрлык "Калашников" концерны белән сөйләшүләр алып барачак. Концерн кешенең үз-үзен тотышына карап, анда корал бармы-юкмы икәнен билгели алучы видеоанализатор уйлап чыгарган. "Гади кеше корал тотып бара икән, аның үз-үзен тотышы башка була", ди Чибис.

Былтыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайда "акыллы полиция" системы белән танышып кайткан иде. Аерым алганда Миңнехановка кешеләрнең йөзләрен һәм машиналарның номерларын таный алучы системнар, күпьяклы анализ ясалган видео һәм фотолар сакланган тупланма күрсәтелгән. Бу база ярдәмендә камераларга эләккән һәркемнең исеме яки фотосы аша аны табарга һәм кайларда йөргәнен билгеләргә мөмкин.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Әлмәттә кешеләрнең йөзләрен танучы FindFace системы кертелү турында игълан ителде. Әлеге технология ярдәмендә берничә атна эчендә эзләүдә булган ике кеше табылды дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG