Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceX Айга беренче хосусый аппарат җибәрде


"Берешит" моделе
"Берешит" моделе

Айга Израилнең "Берешит" аппараты җибәрелде. Ул тулысынча хосусый акчага төзелгән.

Илон Маскның SpaceX ширкәте Канаверал борынындагы галәм аланыннан Falcon 9 ракеты белән галәмгә Индонезиянең Nusantara Satu иярченен, АКШның S5 иярченен һәм Айда йөри алучы, тарихта беренче хосусый аппаратны җибәрде. Соңгысы Израилдә ясалган һәм "Берешит" дип атала.

"Берешит" Айга тулысынча хосусый акчага җибәрелде. Аны ясаучылар венчур фондларыннан һәм иганәчеләрдән 50 миллион доллар җыйган.

Аппаратта Айның магнит кырын үлчәү җиһазлары, Израил мәдәнияте турында мәгълүмат белән дигитал капсул һәм башка җайланмалар бар.

Зондны төзүчеләр планнарына караганда, "Берешит" 2019 елның апреленә Айдагы Ачыклык диңгезе тирәсендә төшеп утырырга тиеш.

Әлеге планнар уңышлы үтәлгән очракта, Израил Айда йөри алучы аппаратларына ия дүртенче ил (Совет берлеге, АКШ һәм Кытайдан соң) булачак.

  • Быел гыйнварда Кытай үз тарихында беренче тапкыр Айның арткы ягына алты көпчәкле "Юйту-2" аппартын төшерде.
  • 2017 елда АКШ президенты Дональд Трамп имзалаган документка ярашлы, 2023 елдан да калмый АКШ галәм агентлыгы Айга пилотлы миссия җибәрергә һәм анда база төзү мөмкинлеген өйрәнергә тиеш.
  • 2030 елдан да калмый Айга кешене Кытай, ә 2031 елда Русия дә җибәрергә ниятли.
XS
SM
MD
LG