Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Борис Немцовны искә алу йөрешенә 10 меңнән артык кеше чыкты


Мәскәүдәге йөреш
Мәскәүдәге йөреш

Казанда Немцовны искә алу кичәсе 27 февральдә узачак.

Бүген Мәскәүдә, Петербурда, Русиянең башка шәһәрләрендә дүрт ел элек 27 февральдә атып үтерелгән оппозициядәге сәясәтче Борис Немцовны искә алу чаралары үтә.

Мәскәүдә Бульвар боҗрасындагы йөрештә 10 меңнән артык кеше катнашты. Моны "Белый счетчик" оешмасы санап чыгарган.
Полиция чарага алты меңләп чыгуын әйтә.

Чараны "Солидарность", "Парнас" һәм "Яблоко" фиркасе, коррупциягә каршы көрәш фонды һәм башка оппозиция оешмалары оештырды. Анда сәясәтчеләр Михаил Касьянов, Владимир Рыжков, Алексей Навальный, Илья Яшин, Дмитрий Гудков, Владимир Кара-Морза һәм башкалар катнашты. Чарада "Герои не умирают", "Россия будет свободной", "Россия без Путина" кебек шигарьләр булды. Сәяси тоткыннарны азат итү таләпләре яңгырады. Кайбер катнашучылар украин сәяси тоткыннарын русияләргә алмаштыру, Олег Сенцов һәм тоткарланган украин хәрбиләрен яклап плакатлар тотып торды.

Йөрешкә Русия президенты Владимир Путинны мыскыллаган плакат алып керергә тырышучы бер кеше тоткарланган.

Йөрештән соң күп кенә активистлар Борис Немцов үтерелгән җиргә чәчәкләр салырга китте.

Петербурда хакимият рөхсәт иткән митинг Финляндия мәйданында узды. Анда бер меңгә якын кеше катнашты.

Казанда Борис Немцовны искә алу кичәсе 27 февральдә узачак. Анда "Слишком свободный человек" документаль фильмы күрсәтеләчәк.

Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде. 2017 елның июлендә үтерүгә ялланган Чечняның биш кешесенә төрмә җәзасы бирелде.

XS
SM
MD
LG