Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ җыены: Татар яңа инкыйлабка әзер булырга тиеш


Җыенда катнашучылар

Русиядә булачак яңа сәяси үзгәрешләргә татар әзер булырга тиеш, ди Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) юбилей җыенында катнашучылар. Бүгенге вазгыять 1980-нче еллар азагын хәтерләтә дип алар башка халыклар белән берләшеп хәрәкәт итәргә чакырды.

Татар иҗтимагый үзәге үзенең 30 ел элек узган беренче корылтаен искә алды. 1989 елның 17-18 февралендә Камал театры бинасында ТИҮнең беренче Корылтае уза. Шул вакыйгада катнашучылар, ТИҮнең активистлары – җәмгысе 200ләп кеше "Сәфәр" кунакханәсе залына җыелды. Әлеге залда ТИҮ инде 2017 елдан бирле җыеннар оештыра. Ике ел элек корылтай Татарстан хакимияте ярдәме белән уздырылган иде. Быел исә, хакимияттән булышлык күрсәтү булмаган. Шул ук вакытта җыенга каршы да төшмәделәр диделәр оештыру эшендә катнашучылар. Гәрчә берничә ел элек кенә ТИҮгә басым шул хәтле көчле иде, хәтта бина ала алмыйча, җыеннарны урамда оештырырга мәҗбүр иделәр. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев: "Бернинди дә кыенлыклар булмады. Кунакханә залын алу да кыйммәткә төшмәде", диде.

ТИҮ беренче корылтайның 30 еллыгын искә алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:55 0:00

Җыен алдыннан оештыру эшләренә акча җыяр өчен ТИҮ банкта хисап ачкан иде. Ләкин акча күчерүчеләр күп булмаган. "Халык булышты дип әйтә алмыйм. Аерым шәхесләр ярдәм итте. Берничә кеше саллы гына ярдәм күрсәтте. Ашату һәм кунакханә залын арендалау өчен 50 мең сум китте", диде Зәкиев Азатлыкка.

Җыен барышында акча җыю да барды. "Милли хәрәкәткә ярдәм" дип язылган тартмага теләгән һәркем үз ярдәмен салып калдыра ала иде. Үз китапларын да сатып торучылар да булды.

Залга җыелган халыкның күпчелеген милли хәрәкәт ветераннары тәшкил итте. Урта һәм яшь буын вәкилләре азрак иде. Түрәләр бөтенләй күренмәде.

"Җитәкчеләрдән уңмадык"

Очрашу 1989 елның 17-18 февралендә узган беренче тарихи корылтайга нәтиҗә ясаудан башланды. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сүзләренчә, ул корылтай татарның дүртенче инкыйлабы булган. Ләкин ахыр чиктә татар җиңелде, ди ул.

"Татар ни өчен җиңелде? 90нчы еллар башында яулап алган әйберләр юкка чыкты. Без үзгәрешләргә әзер түгел идек. Социологик тикшеренүләр бар. ТИҮне татар халкының 11 проценты яклаган. Ә хәзер 90 проценты өскә чыкты", диде Дамир Исхаков.

Татар һәм республика мәнфәгатен яклау урынына алар баю белән шөгыльләнделәр һәм халыктан аерылдылар

Татарның оттыруын тарихчы җитәкчеләрдән күрә. "Җитәкчеләрдән бик уңмадык. Татар һәм республика мәнфәгатен яклау урынына алар баю белән шөгыльләнделәр һәм халыктан аерылдылар. Парламентка карагыз. Ул бит буш бер урын. Анда татар файдасына бер сүз әйтүче юк. Шуңа күрә безгә киләсе сайлауда кемне сайларга икәнен уйларга кирәк. Безнең кебек картаеп беткән кешеләр барысы да аннан чыгарга тиеш. Аларга пенсиягә китәргә вакыт җитте. Яңа кешеләр килергә тиеш”, диде Исхаков.

Дамир Исхаков чыгыш ясый
Дамир Исхаков чыгыш ясый

"Башка халыклар белән берләшеп хәрәкәт итәргә!"

Дамир Исхаков фикеренчә, Русиянең хәле мөшкел булса да, Мәскәү милли республикаларны юк итү максатында эш алып бара. Шуңа да милли хәрәкәт алга таба нәрсә эшләргә тиешлеге хакында уйланырга тиеш. Башка халыклар белән берләшеп хәрәкәт итәргә, исламга кайтырга кирәк, ди тарихчы.

Республикаларны бетереп, безгә хәерче өлкәләрне кушу эше план нигезендә бар

"Башка халыклар белән берләшүне көчәйтү турында уйларга кирәк. Киләсе адым республикаларны юкка чыгару булачак. Инде Русиянең планнары тышка чыкты. Русияне 14 өлешкә бүлү хариталары бар. Республикаларны бетереп, безгә хәерче өлкәләрне кушу эше план нигезендә бар. Алга таба республика белән федерализмны саклау өчен адым ясарга кирәк булачак. Русия конституциясен дә якларга кирәк. Хәзерге идарәчеләр конституцияне әйләнеп китәргә уйлыйлар. ТИҮгә конституция белән федерализмны яклый торган програм кабул итәргә кирәк булачак. Башка халыклар белән бергә хәрәкәт итәргә! Республика мәсьәләсендә безне бөтен халык та хуплар дип уйлыйм”, диде Исхаков.

Ул шулай ук исламның роле көчәергә тиеш дип саный. Аеруча Русия төбәкләре белән эшләүдә. Читтәге татарларны мәчетләр тирәсенә тупларга чакыра ул.

Исламга ныграк ябышырга һәм төп идеологик корал итеп кулланырга кирәк

"Тагын бер әһәмиятле әйбер – рухи дөньябызны көчәйтергә кирәк. Дини идарәдә татар стратегиясендә ислам юнәлешен ныгытырга дигән карар кабул иттеләр. Бу – дөрес караш. Безгә кыйблага карап басарга вакыт җитте. Кыйблага карап бассак, безне беркем дә җиңә алмаячак. Исламга ныграк ябышырга һәм төп идеологик корал итеп кулланырга кирәк", ди тарихчы.

Исхаков Русиянең язмышы кыл уртасында дип саный. Үзгәрешләргә милләт әзер булырга тиеш.

Хәзерге вазгыять 80-нче еллар азагындагы хәлгә бик охшаган

"Үткән заманнан сабак алырга кирәк. 80-нче еллар ахырында без тәҗрибәсез идек, хәзер сәяси тәҗрибә тупладык. Булачак үзгәрешләрдә актив катнашырга тиешбез. Бу караңгы дөнья озак бармаячак. Чөнки тиздән Мәскәүдә таркалу башланачак. Шул вакытта безгә үз мәнфәгатебезне өскә чыгарырга туры киләчәк. Хәзерге вазгыять 80-нче еллар азагындагы хәлгә бик охшаган. Бәлки Русиядә тагын бер инкыйлаб булыр. Без аңа әзер булырга тиеш. ТИҮ халыкны күтәрүдә эшли башларга тиеш”, дип тәмамлады чыгышын Исхаков.

"Русия җимерелү алдында тора"

Дамир Исхаков фикерен язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова дәвам итте.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Хәзер без тагын Русиянең җимерелүе алдында торабыз. Дөнья шул хәтле болганчык. Русия үз гаебе аркасында бөтен дөньяда "изгой"га әйләнде. Сүрия, Украина, Кырымга барып керде. Кулына сукмасалар, тагын китә иде. Ягъни Төньяк Корея кебек кирәксез бер ил. Мондый илнең киләчәге юк. Əгәр илнең зыялылары, яһүдиләр шушы системга каршы чыга икән, димәк, бу систем җимереләчәк. Без татарлар шуның хәрабәләре астында калмас өчен нишләргә? Шуны уйларга кирәк. "Дәүләтчелек, милләт, ислам" идеясе белән чыгарга кирәк", диде Бәйрәмова. Һәм 90нчы еллар аһәңен кайтарып, зал дәррәү “Азатлык! Аллаһу әкбәр!” дигән тавышка күтәрелде.

Бәйрәмова 1989 елгы корылтайга нәтиҗә ясап, казанышлар белән беррәттән төп хаталарны санап чыкты.

Җыенда артист Әзһәр Шакиров
Җыенда артист Әзһәр Шакиров

"Дөньяны тетрәткән, татарны уяткан корылтай иде. Шунда нигез, өмет салынды. Татарның азатлыкка хыялы тормышка аша башлады. Җитәкчеләр уйланырга мәҗбүр булдылар. Ләкин ГКЧПда алданып, җитәкчеләр шуңа кушылды. Икенче ялгышлык шартнамә булды. Аннан соң байлык җыю башланды. Кемдер китте Камазга, кемдер китте базарга, кемдер китте намазга дидем мин. Безнең җитәкчеләр аякка баскач, Мәскәү белән мал бүлеште. Без бер түгел, йөз милли университет ачтырып куя ала идек. Эшләмәделәр. Өйдән-өйгә йөреп, ата-аналар алдында тезләнеп ачылган мәктәпләр. Бабайларыбыз кереп утырган мәчетләрне трамвай юлларына ятып алдык. Əҗем мәчетен, Мөхәммәдия мәдрәсәсен кайтардык. Мөфтият хәзер кайвакыт безгә сәлам дә бирми. Русия буйлап мәчетләр ачтыру – милли хәрәкәтнең казанышы.

Зиннур Әһлиуллин (с) һәм Рамай Юлдаш
Зиннур Әһлиуллин (с) һәм Рамай Юлдаш

Хәтерләсәгез, без Совет берлеге җимерелер алдыннан җыелган булганбыз икән. Халык, зыялылар сизенгән. Йә бу йорттан чыгып качарга, йә үзеңә аерым йорт салырга кирәк. Совет берлеге вакытында шулай эшләдек тә. Кыргызлар, казакълар үпкәләмәсеннәр, төрки халыклар арасында беренчеләрдән мәйданга чыгып декларация кабул иттек. Ул вакытта Эстония дә СССРдан чыгып китмәгән иде. Татар халкының ни дәрәҗәдә өлгергән булуын күрсәтә бу.

Уңмадык җитәкчеләрдән. Уңмасак та, бик каты бәйләнмәдек. ГКЧП вакытында Шәймиевне биреп җибәрмәдек. Ник бирмәдегез дип сорыйлар иде кайбер кешеләр. "Ул ялгышын монда эшләде. Ялгышын да монда төзәтер. Мин беренче президентны биреп җибәргән кеше булып тарихка керәсем килми", дидем депутат буларак мөнбәрдән. Татар татарны урыс кулына бирергә тиеш түгел”, дип чыгыш ясады Бәйрәмова.

Хакимияткә басымны сайлаудан башламакчыклар

Татарстан җитәкчелеген тәнкыйтьләүгә беренче булып Татарстан диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе каршы төште.

"Хәкимовлар, Таһировлар булмаса, шартнамәне эшли алган булыр идекме?" дип рәсми Татарстанны якларга тотынды аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов. Соңрак ул җыелучыларга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның сәламен җиткерде һәм республиканың дошманнары булуын әйтте.

Русия думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин хакимияткә басымны киләсе сайлауда ук башларга тәкъдим итте. Бу елның сентябрендә Татарстан Дәүләт шурасына депутатлар сайланачак.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

"Әйдәгез, мөрәҗәгать белән чыгыйк. Әгәр намзәтләрнең програмында безгә кагыла торган мәсьәләләр – татар мәктәпләрен кире кайтару, дискриминацион нормаларны бетерү юк икән, тавыш бирмибез дияргә кирәк. Берсенә дә! Халык белергә тиеш. Укытучыларга да мөрәҗәгать итик. Алар тавышны саныйлар, 45 проценттан 90га җиткерүчеләр алар! Хәзер безне куалар, мәктәпне бетерәләр дип елап утыралар. Безгә каршы тавыш биреп утыручы депутатларны үзләре 95 процент дип санады. Безгә каршы күпме канун кабул ителде, барысы да хуплап утырды. Татарстанның президент атамасы булмасын өчен тавыш бирделәр”, диде Сафиуллин.

Ахырда ТИҮнең әлеге җыены резолюциясендә Дәүләт шурасы һәм Татарстан хөкүмәте үзен таркатырга һәм яңа кешеләр килергә тиеш диелде.

Мөдәррис Галимҗанов
Мөдәррис Галимҗанов

Дәүләтчелекне яклау һәм хартияне ратификацияләү Татарстан Дәүләт шурасы белән хөкүмәтне яңарту таләбеннән тыш, ТИҮ җыенында катнашучылар федерализмны торгызуны күтәреп чыкты. Документта "мәгариф һәм телгә кагылышлы вәкаләтләрне Татарстан дәүләтенә кайтару, кичекмәстән татар телен дәүләт тормышына, иҗтимагый тормышка һәм икътисади тормышка кертү", диелә.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге әгъзалары Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдиновка "Төбәк телләре турында хартия"сен ратификациягә кертү шулай ук татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итеп кабул итү турында берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләре, әмма депутаттан җавап килмәвен әйтә. Татарстаннан сайланган Дума депутатларына ышанычсызлык белдерелүе дә язылган резолюциядә.

Документка татар-башкорт дәүләтен торгызу, татар факультетын ачу, милли музейны үз урынында калдыру таләпләре дә кертелде. Документ бертавыштан кабул ителде. Корылтай "Туган тел" җырын күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.

Яшьләр: "Без башка рәвешле эшлибез"

ТИҮнең 30 еллыгы милли хәрәкәтнең шактый картаюын күрсәтте. Залда күпчелек өлкән буын вәкилләре. Хәрәкәтнең дәвамчылары бармы? Җыенда катнашкан Дөнья татар яшьләре форумы рәисенең беренче урынбасары Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, милли хәрәкәтнең дәвамчылары аз түгел. Яшьләр башка рәвешле эшли, ди ул.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Милли хәрәкәт дигәндә, без аны башкачарак күрәбез. Милли мәктәпләр, университет булдыру таләпләре безнекенә туры килә. Без шигар белән генә чыкмыйбыз. Ә конкрет рәвештә ничек эшләргә кирәклеген тәкъдим итәбез. Концепцияләр язабыз. Хәзер ата-аналар белән эшләргә кирәк. Бу эшне ТИҮ башкарамы? Аларның көчләре юк кебек. Без бу эшне алып барабыз. Федерализм, Татарстан дәүләтчелеге шигаре безнең өчен дә әһәмиятле. Ягъни безнең карашыбыз бер. Ә менә эшләү ысулы, формасы төрле", диде Фәйзрахманов Азатлыкка.

фикерләр (81)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG