Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәламәт илләр рейтингында 95нче урында


Русиядән югарырак урыннарда Венесуэла, Беларус, Төркия, Куба урнашкан. Беренче өчлектә - Испания, Италия һәм Исландия

Русия дөньяның сәламәт илләре рейтингында 95нче урында. Бу юлы ул әлеге исемлектә биш урынга югарырак күтәрелгән. Тикшерүне дөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Дөнья банкы һәм БМО мәгълүматларына нигезләнеп Bloomberg агентлыгы уздырган.

Русиянең исемлектәге күршеләре - Кабо Верде (94нче урын) һәм Вануату (96) дәүләтләре. Беренче өчлеккә Испания, Италия һәм Исландия кергән. Беренче дистәдә Япония, Швейцария, Швеция, Австралия, Сингапур, Норвегия һәм Израиль бар.

Куба (30), Чили (33), Төркия (51), Иран (69), Беларус (81) һәм Венесуэла (87) да Русиядән югарырак урнашкан. Кубаның исемлектә югары урын биләвен Bloomberg экспертлары илдә профилактик медицинаның көчле булуы белән аңлата. Моннан тыш, Куба хакимиятләре куркыныч авыруларны алдан ачыклау програмы төзи алган диелә.

Сәламәт илләр рейтингын агентлык ел саен төзи. Ул гомер озынлыгы, тәмәке тарту, симерүдән интегүчеләр саны һәм экологик факторларны исәпкә ала.

XS
SM
MD
LG