Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә очкычка билет бәяләре өч айда 30 процентка кадәр арткан


Боинг 767
Боинг 767

Бәяләр бигрәк тә Мәскәүдән Кырымга һәм Барселонага арткан.

Русиядә кайбер юнәлешләргә очкыч билетлары ел башыннан 30 процентка кыйбатланган дип хәбәр итә "Коммерсантъ" билет сату интернет-сервисларына сылтама белән.

Biletix мәгълүматларына караганда, Русия эчендә очышларга бәяләр 17 процентка, чит илгә 23 процентка арткан.

Бигрәк тә Русия аннексияләгән Акмәчеткә Мәскәүдән очышлар кыйбатланган. Алар 78 процентка артып, җиде мең сумга җитеп килә.

Халыкара юнәлешләрдә Мәскәүдән Барселонага кискен кыйбатлану күренә: Испания шәһәренә билетлар 83 процентка арткан һәм якынча 22 мең сумга җиткән.

OneTwoTrip сервисы эчке очышларда 33 процентка, халыкара очышларда 18 процентка арту турында белдергән.

В Aviasales һәм Tutu.ru Русия эчендә очкыч билеты бәяләре 7-8 процентка, чит илләргә 5-8 процентка кыйбатланды дип хәбәр иткән.

Моннан тыш, "Аэрофлот" чыганаклары "Коммерсантъка" белдерүләренчә, һава ширкәте чыгымнарын капларлык кына эшли. Моны алар рубль бәясенең төшүе белән аңлата: 2018 елда доллар 55 сум торган булса, хәзер исә ул 70 сумга җитеп килә. Һава ширкәтләренең төп чыгымнары - долларда.

XS
SM
MD
LG