Accessibility links

Казанда Борис Немцовны искә алу кичәсе узачак


Борис Немцов
Борис Немцов

Искә алу кичәсендә Немцов турында документаль фильм күрсәтеләчәк.

27 февральдә дүрт ел элек атып үтерелгән оппозициядәге сәясәтче Борис Немцовны Казанда искә алу кичәсе узачак. Анда Немцов турында "Артык ирекле кеше" ("Слишком свободный человек") документаль фильмы күрсәтеләчәк.

"Правозащита" оешмасы юристы Эльза Нисанбекова хәбәр итүенчә, фильмнан соң Немцов сәяси эшчәнлеге белән таныш булган сәяәст белгече Виктор Лысов, журналист Наталья Резонтова катнашачак.

24 февраль көнне Мәскәүдә, Петербурда, Русиянең башка шәһәрләрендә Немцовны искә алу чаралары инде үтте. Мәскәүдә Немцовны искә алу йөрешенә 10 меңнән артык кеше чыкты.

Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде. Чечняның бу үтерүгә яллануда гаепләнгән биш кешесенә 2017 елның июлендә төрмә җәзасы бирелде.

XS
SM
MD
LG