Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров V Бөтендөнья башкорт корылтае уздыру турында фәрман имзалады


Радий Хәбиров 27 февральдә ике фәрман имзалады. Берсе аның Бөтендөнья башкорт корылтае уздыру булса, икенчесе - "Башкортстан урыслары соборы"ның җыенын оештыру хакында.

V Бөтендөнья башкорт корылтае 2019 елның июнендә узачак. Бу хакта фәрманны Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзалады.

"Документ милләтара тынычлыкта һәм татулыкны ныгытуга, башкорт халкының рухи мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә булышлык итү, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтү максатында имзаланды", диелә Башкортстан башлыгының рәсми сайтында.

Җыенны оештыру башлангычы белән Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты чыккан. Конгресска әзерләнү һәм уздыру өчен оештыру комитеты да расланган. 1 апрельгә кадәр оештыру комитеты Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Башкортстанның халыклар ассамблеясе белән берлектә вакыйгага әзерлек планын төзергә һәм расларга тиеш.

Җыен уздыруга киткән чыгымнарны түләү Башкортстан хөкүмәтенә йөкләнгән.

Соңгы корылтай 2015 елның көзендә узган иде. Анда 400 делегат һәм кунак катнашты. Корылтайның башкарма комитеты рәисе итеп умартачылык галиме Әмир Ишемгулов сайланды. Әмма былтыр ул вазифасыннан китүе турында белдерде һәм аның урынына 48 яшьлек Данир Гайнуллин сайланды.

Башкорт җәмәгатьчелеге корылтайның элекке җитәкчесе Әмир Ишемгуловны Русиядә милли телләрне мәктәпләрдән кысрыклап чыгару башлангач башкорт телен тиешенчә якламауда, башкорт телен ихтыяри укуны хуплауда гаепләде. Ул җитәкләгән чорда Башкорт корылтае икегә бүленде, корылтай уздырган җыеннарда җәнҗаллар чыкты.

27 февральдә Радий Хәбиров тагын бер фәрман имзалады. Анысы "Башкортстан урыслары соборы"ның җыенын оештыру турында. Әлеге җыен апрельдә узачак. Бу оешма беренчеләрдән булып мәктәпләрдә башкорт телен укытуга каршы көрәш башлаган иде.

XS
SM
MD
LG