Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы прокуратурасы Навальный тарафдарларының Вконтактедагы өч паблигын ябуны таләп итә


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Әлеге пабликлардагы мәгълүмат киңкүләм тәртипсезлекләргә китерергә мөмкин диләр прокуратурада.

Чаллы шәһәре прокуроры оппозиция вәкиле Алексей Навальный тарафдарларының Вконтактедагы өч паблигын тыюны сорап административ шикаять тапшырган.

Сүз "Он нам не царь | Набережные Челны", "Навальный. Набережные Челны. Сражайся, как волк, чтобы не сдохнуть, как шакал!" һәм "Набережные Челны против повышения пенс. возраста" дип аталган төркемнәр турында бара.

Прокуратура аларны тыелган мәгълүмат реестрына кертүне таләп итә, чөнки, куәт оешмасы фикеренчә, пабликларда урнаштырылган язмалар киңкүләм тәртипсезлекләргә китерергә мөмкин.

"Бүгенге көндә балигъ булмаганнардан яңа тарафдарлар җәлеп итү бара. Бу эш протест хәрәкәтен популярлаштыру максатыннан интернет челтәре һәм Вконтакте социаль челтәрендә агитация аша алып барыла", диелә прокуратура шикаятендә.

Чаллы шәһәре мәхкәмәсе сайтындагы мәгълүматка караганда, прокурор шикаяте быел 22 гыйнварда кергән. Шикаять нигезендә җавап бирүче буларак башта Роскомнадзорның Татарстан идарәлеге булган, хәзер исә активист Дмитрий Тетерин билгеләнгән. Тетеринга юридик ярдәмне "Апологоия протеста" проекты күрсәтәчәк. Мәхкәмә шикаятьне 13 мартта карый башлаячак.

XS
SM
MD
LG