5 март - Омскида 1989 елдан бирле эшләп килүче "Умырзая" татар-башкорт халык фольклор ансамбленең сәхнәдә беренче концерты белән чыгыш ясаган көн.
30 ел дәвамында "Умырзая" зур уңышларга иреште. 1994 елда ул "халык" исемен яулады. "Умырзая" артистлары күпсанлы төбәкара, халыкара фестиваль-бәйгеләрдә катнашып лауреат исемнәренә лаек булды. 2006, 2012 елларда Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты чакыруы белән Казан сәхнәләрендә чыгыш ясады. Моннан тыш, "Яңа Гасыр" телевидениесенең "Җырлыйк әле" һәм "Аулак өй" тапшыруларында Себердә яшәүче татарларның җыр-биюләрен күрсәтте һәм борыңгы йола сәхнәләштерелгән этнофольклор күренеш тәкъдим итте.
2016 елда ансамбль Кытайның Өремче шәһәрендә яшәүче татарлар алдында чыгыш ясады.
"Умырзая"ның 30 еллыгы уңаеннан тантаналы концерт-кичә апрель аенда Омскиның "Яшь тамашачы" театры сәхнәсендә булачак.