Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп дивар төзүгә тагын 8,6 млрд доллар сораячак


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп канунсыз миграциягә каршы көрәш кысаларында Мексика чигендә дивар төзү өчен дүшәмбе Конгресстан тагын 8,6 млрд доллар сораячак.

Бу былтыргы финанс елында бөтен чикләрне саклау белән бәйле проектларга бүленгән акчалардан алты тапкыр күбрәк.

The Washington Post мәгълүматына караганда, Дональд Трамп 5 млрд долларны эчке иминлек министрлыгы бюджетыннан, 3,6 млрд долларны - саклану министрлыгы бюджетыннан алмакчы.

Дивар төзелешенә демократлар каршы, алар моны кирәк түгел дип саный. Вәкилләр пулатын демократлар контрольдә тотканлыктан, Конгрессның президент соравын канәгатьләндерү ихтималы зур түгел. Конгресста демократлар лидерлары Нэнси Пелоси һәм Чак Шумер яңа каршылыкның куркыныч тудырачагы турында ил башлыгын кисәткән инде.

Элегрәк Трамп Конгресстан дивар төзү өчен 5,7 миллиард доллар сораган иде. Әмма Конгрессның демократик күпчелеге финанслауны хуплаудан баш тартты. Бу Американың кайбер хөкүмәт оешмаларын эштән туктатып торуга китерде. "Шатдаун" дип аталган әлеге хәл илдә 35 көн дәвам итте.

АКШның көньяк чикләрендә дивар төзергә Трамп сайлау алды кампаниясе вакытында вәгъдә иткән иде. Койма төзүгә киткән чыгымнарны ул Мексика каплаячак диде. Әмма Мексика җитәкчелеге моннан баш тартты.

XS
SM
MD
LG