Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Оюб Титиевка дүрт ел колония җәзасы сорый


Оюб Титиев
Оюб Титиев

Прокурор дүшәмбе Чечнядәге "Мемориал" башлыгы Оюб Титиевка дүрт ел гомум тәртипле колония җәзасы һәм 100 мең сум штраф салуны сорады. Хөкем эше Чечнянең Шали шәһәре мәхкәмәсендә бара.

Хокук яклаучыны наркотиклар саклауда гаеплиләр. Прокурор чыгышы турында "Мемориал"ның телеграм-каналында хәбәр ителә.

Чечнядә Грозныйның "Мемориал" башлыгы, 61 яшьлек Оюб Титиев 2018 ел башында тоткарланды. Аның автомобилендә наркотиклы төенчек табылды дип белдерделәр. Титиевның адвокаты Петр Заикин Чечня полициясе Титиевны үз-үзенә каршы сөйләргә мәҗбүр итә, яный һәм аның туганнарының йортын юк итте дип белдерде.

Титиевның хезмәттәшләре җинаять эше ялганга корылган һәм Чечня хакимиятләре республикада хокук яклаучылардан арынырга омтыла дип саный. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хокук яклаучылар эшчәнлеге турында кискен сүзләр белән даими чыгыш ясап тора.

Оюб Титиевны яклап халыкара оешмалар һәм мәдәният эшлеклеләре чыкты. "Мемориал" Титиевны, гәрчә аны сәяси маддә нигезендә хөкем итмәсәләр дә, сәяси тоткын дип, Amnesty International - вөҗдан тоткыны дип атады.

XS
SM
MD
LG