Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатынын үз-үзенә кул салуга җиткерүдә гаепләнүче полиция хезмәткәренә алты ел төрмә яный


Полиция хезмәткәре кыйнап, хыянәтләрдә шикләнеп, янап, хатынын үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җиткергән диелә.

Самар өлкәсендә тикшерү комитеты полиция хезмәткәре Гакыйл Бәдретдиновны хатынын үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерүдә гаепли. Җинаять кодексына ярашлы, әлеге гамәл өчен алты елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

Тикшерү вакытына полиция капитаны Бәдретдинов вазифасыннан читләштерелгән. Бу хакта аның мәрхүм хатынының туганнарына юридик ярдәм күрсәтүче "Зона права" хокук яклау оешмасы хәбәр итә.

Фаҗига 2018 елның 18 октябрендә Самар өлкәсенең Шентала авылында булган иде. 40 яшьлек Гөлназ Бәдретдинова үз-үзенә кул салды. Балигъ булмаган ике кыз әнисез калды.

Тикшерү мәгълүматына караганда, полиция хезмәткәре хатынын берничә ел дәвамында кыйнап торган. Туганнары сөйләвенчә, ир эчеп кайтып, кул күтәрә башлагач, хатыны балалары белән төнлә өеннән чыгып йөгерә торган булган. Ләкин Гөлназ тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать итмәгән, чөнки ирен эшеннән куарлар дип курыккан.

Психиатрик экспертиза нәтиҗәләренә караганда, "ире тарафыннан негатив мөнәсәбәт, җәнҗаллар, хыянәттә шикләнүләр, мыскыл итүләр һәм янаулар, физик агрессия Бәдретдинованың психикасына зыян салучы факторлар булган".

Җинаять эше нигезендә, зыян күрүче дип хатынның әтисе танылган. Оныклары да аның белән яши.

XS
SM
MD
LG