Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы хөкүмәткә Кырымны Русиянеке дип тануны тыйды


Канун авторларының берсе Джерри Конноли

Шул ук вакытта конгрессменнар АКШ президентына, ил иминлеге өчен бик тә мөһим очракта, канунны урап узарга да мөмкинлек калдыра.

АКШ Конгрессы хөкүмәтне Кырымны Русия җирләре дип тануны тыйды. Бу хактагы канунны Конгрессның Вәкилләр пулаты кабул итте, диелә Вирджиния штатыннан сайланган конгрессмен Джерри Конноли сайтында.

Документ өчен 427 кеше уңай тавыш биргән, берсе генә каршы булган.

"Кырым аннексиясен танымау турында" канунның төп тексты берничә җөмләдән тора. "Кушма Штатлар сәясәте Кырымда, аның һава киңлегендә һәм суларында Русия суверенитетын де-юре һәм де-факто танымаудан тора. Моңа ярашлы, АКШның бер генә дәүләт оешмасы да ярымутрауны Русиянеке дип тануны күз уңында тотучы гамәлләр кылмаска тиеш", диелә канунда.

Шул ук вакытта әлеге документ АКШ президентына, ил иминлеге өчен бик тә мөһим очракта, канунны урап узарга да мөмкинлек калдыра.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

XS
SM
MD
LG