Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист, тәрҗемәче, Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов вафат


Илгиз Кәримов
Илгиз Кәримов

Илгиз Кәримов Мәскәүдә яшәде, төрле басмаларда эшләде, башкорт, татар, чуаш, балкар язучыларының әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итте.

Мәскәүдә озакка сузылган авырудан соң язучы, тәрҗемәче, журналист Илгиз Кәримов 77 яшендә вафат булган. Бу хакта Башкортстан басмалары хәбәр итә. Илгиз Кәримов - халык шагыйре Мостай Кәримнең улы иде.

Илгиз Кәримов 1942 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туа. 1967 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаганнан соң "Литературная газета"га эшкә урнаша, 1974 елдан анда бүлек мөдире була. Ул шулай ук төрле елларда Совет берлегенең телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында, "Молодой коммунист", "Оракул" журналларында эшли.

Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак", "Авыл адвокатлары", "Гомер мизгелләре" һәм башка әсәрләрен, Әхияр Хәкимнең "Думбра чыңы", Таһир Таһировның "Буранлы көннәр" китабына кергән повесть-хикәяләрне, балкан, татар, чуш язучыларының әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә иткән.

XS
SM
MD
LG