Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Украина диңгезчеләрен тоткарлау белән бәйле 8 русиялегә чикләүләр кертте


Чикләүләр исемлегендә украин диңгезчеләрен тоткарлауда катнашкан Русия кораблары командирлары, ФСБ вәкилләре бар.

Европа берлеге былтыр Кара диңгездә украин хәрби корабларын тоткарлау һәм аларның экипажын сак астына алу белән бәйле Русиянең сигез ватандашына чикләүләр кертте. Бу хактагы белдерү Европа берлегенең рәсми журналында җомга чыкты.

Чикләүләрне килештерү эше берничә атнага сузылды. Нәтиҗәдә исемлеккә "Изумрдуд", "Суздалец" һәм "Дон" кораблары командирлары Андрей Шипицын, Сергей Щербаков һәм Алексей Саляев кертелде. Алар 2018 елның 25 ноябрендә украин корбларын тоткарлауда катншакан иде. Исемлектә шулай ук ФСБ хезмәткәрләе Руслан Ромашкин, Андрей Шеин, Алексей Шатохин, аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда ФСБның чик идарәсе җитәкчесе Сергей Станкевич, Көньяк хәрби бүлге гаскәрләре җитәкчесе Александр Дворников та бар.

Моннан тыш, Европа берлеге Кырым аннексиясе һәм Украина низагына тыкшыну өчен Руисянең 163 ватандашына һәм 44 юридик затына керткән чикләүләрне дә озайтты.

2018 елның 25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.

Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

Мәскәү "диңгезчеләрне хәрби әсирләр дип танып булмый, чөнки Русия белән Украина арасында сугыш юк" дип белдерә.

Аларны азат итүне АКШ һәм Европа берлеге таләп итә. Тышкы эшләр министрлыклары бу уңайдан Мәскәүгә карата чикләүләрне киңәйтү мәсьәләсен карарга әзер.

XS
SM
MD
LG