Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамадыштагы ярышта Илдус Маликов 24 сәгать салкын суда йөзеп рекорд куймакчы


Архив фотосы

Әлмәттә яшәүче Илдус Маликов 25 – 26 март көннәрендә Мамадыш төбәге, Соколко авылы, Солнце базасы янындагы күлдә 50 метр озынлыгында бозны ватып 24 сәгать салкын суда йөзү буенча рекорд куярга ниятли. Бу хакта Азатлыкка Татарстан Аксакаллар шурасы хәбәр итте.

Маликов салкын суда йөзү – аквайс (салкын суда йөзү) дөньякүләм ярышларда дүрт мәртәбә иң югары күрсәткеч куйган шәхес.

"Хәрбинда оештырылган 6нчы Азия халкы уеннарында 300 метр арада йөзүдә дә рекорд куйды. Һелсинкида оештырылган ярышларда да һәм шулай ук Русиянең Байкалдагы ярышларда катнашып 60 минуттан ары бозлы суда йөзеп иң алдынгы күрсәткечләргә ия булды”, ди шура рәисе Рәүф Ибраһимов.

Маликов карьерасын Мамадыштагы ярышта төгәлләргә уйлый. Бу ярышта Татарстаннан Вячеслав Трапезников, Рәшит Зыятдинов, Илназ Маликов, Фәрит Нәбиуллин да катнашачак. Шулай ук Барнаул, Бийск, Мәскәү, Иркутски, Пермь, Калининград шәһәрләреннән һәм Приморье, Краснодар крайларыннан, Удмуртия республикасыннан да ярышучылар көтелә.

Чара Мамадыш хакимияте ярдәме белән Татарстан Аксакаллары Шурасы һәм салкын суда йөзү – аквайс федерациясенең Татарстан бүлеге тарафыннан оештырыла.

XS
SM
MD
LG